Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Очрашулар дәвам итә: Иске Байсарның Яшь армиячеләре МХОдән ялга кайткан авылдашларына концерт программасы күрсәтте

Иске Байсар авылы мәктәбендә махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Ирек Бәйрәмов белән очрашулар дәвам итә.

Иске Байсар мәктәбе укучылары Ирек Бәйрәмов белән очрашуга бик яхшылап әзерләнделәр. 

Мәктәпнең "Яшь армиячеләре" дә әлеге чарада бик матур итеп чыгыш ясады. Кызлар-егетләр патриотик җырлары белән күтәренке рух тудырдылар.  

Укучылар Ирек абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Солдат үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашты, укучыларны тырышып укырга чакырды. 

Очрашуга авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров та килде. Рәмис Мөхәммәтхан улы батыр солдат Ирек Бәйрәмовның авылның олы горурлыгы булуын әйтте.

Аның исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтуын теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев