Указканы — коралга
Пучы урта мәктәбендә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыткан Илшат Әзһәмов бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операциядә. Рузилә ХӘСӘНОВА
Укытучылар көне алдыннан без аның белән ватсап аша хәбәргә кереп, хәлен белдек.
Илшат Иске Кормаш авылы егете. Ландыш һәм Ришат Әзһәмовларның дүрт балалы гаиләсендә беренче сабый булып дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә белем алгач, Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. 2007 елда кулына диплом алгач, Иске Кормаш мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Бер елдан соң, армия сафларына алына. Краснодар өлкәсенең Новороссийск шәһәрендә десант-штурм буенча миномет батареясында кече сержант булып хезмәт итә.
Ил алдындагы бурычын үтәп кайткач, дүрт ел Чаллы шәһәренең КамАЗ заводында эшли. Соңыннан үзе сайлаган һөнәр буенча эшлисе килү теләге уяна һәм районга кайта. Аңа Киров һәм Пучы урта мәктәпләрендә эш тәкъдим итәләр. Илшат Пучыны сайлый. Шулай итеп, 2015 елдан Пучы мәктәбендә укыта башлый. 2016 елда Чаллы дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә. 2019 елда аны тәмамлый.
2022 елның сентябрь аенда тормыш иминлеге нигезләре укытучыларын Казан шәһәренә сборга җыялар. Илшат та шунда китә. Анда ике көн узуга, илдә мобилизация башлана. Инде менә бер елдан артык Илшат махсус хәрби хәрәкәттә.
— Безне Украинага җибәргәнче Казан Экспода өйрәтүләрдә булдык. Балтач районыннан бер, Тукай районыннан ике егетне һәм мине Саратов өлкәсе Вольск шәһәренә мунча белгечлегенә укырга җибәрделәр. Сигез көн укып кайттык та, декабрь ахырында безне поезд белән алып киттеләр, җиде көн бардык. Ростов өлкәсе Таганрог шәһәрендә бер атна, Покровск авылында бер атна тордык. Аннан Донецк өлкәсенең Роза Люксембург авылында бер айдан артык өйрәнүләрдә булдык. 1231 полкының матди тәэмин итү ротасында идем. Шофер булып тордым. Роза Люксембургтан Гранитный авылына күчендек. Анда да айга якын булдык. Каравыл хезмәтендә тордык, шофер да булдым. Солдатларга мунча да яктык. Һәрбер рота, батальон килеп мунча керә иде. Шуннан безнең полкны таркатып, ДНРга тапшырдылар, — ди Илшат.
— Ә сезне?
— Безнең ротаны Донецк шәһәренә якын булган Каменка дигән авылга күчерделәр. Анда да айдан артык тордык. Алгы сызыктагыларга утыннар әзерләп, алгы сызыктан
кайткан егетләргә мунчалар ягып тора идек. Урал машиналарына сулар, утыннар, азык-төлекләр төяп, алгы сызыкка якын роталарның старшиналарына тапшыра идек. Андый мөмкинлек булмаса, үзебез тапшыру пунктына бушатып калдыра идек. Кеше җитмәгәч, Авдеевка шәһәренә якын автомагистральдәге күпер астындагы таяну пунктындагы штабны сакладык. Каравылга йөрдек. Бу урын алгы сызыкка 200-300 метр гына ераклыкта иде. Анда бераз булгач, март урталарында беренче кыска вакытлы ялга җибәрделәр.
— Кабат Каменкага бардыгызмы?
— Әйе, шунда бардым. Озак та тормый Комсомольск дигән шәһәр тибындагы поселокка күчерделәр. Анда кием складында эшли башладык. Безнең вазыйфа солдатларны киемнәр, көнкүреш кирәк-
яраклары белән тәэмин итү.
— Ул кием, кирәк-яракны кайдан аласыз?
— КамАЗлар белән Донецктан барып алабыз. Кайткач, складка урнаштырабыз. Солдатларга илтеп тапшырабыз.
— Сезгә гуманитар ярдәмнәр килеп җитәме?
— Башта кыенлыклар булды. Кайбер әйберләр килеп тә җитми калды. Хәзерге көндә Гөлинә җитәкчелегендә «Без бергә» волонтерлар төркемен ачкач, бөтен кирәк-ярак әйберләр дә килеп җитә. Үзем дә берничә тапкыр посылка алдым. Җибәргән бөтен әйберләр файдалы һәм нык кирәкле. Гөлинә Иделбаевага, Алмаз абый белән Русланга, ярдәм иткән барлык райондашларга зур рәхмәт.
— Илшат, әле күптән түгел генә икенче тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып киткәнсез. Мәктәптә укучылар белән дә очрашкансыз. Укучыларыгыз сагындырганмы?
— Әлбәттә сагындыра. Укучылар, бергә эшләгән коллегалар, җыештыручы һәм пешекче апаларның барысын да сагынам. Аларны гел искә алып йөрим. Очрашуга килгәч тә, шактый сөйләшеп тордык.
— Украинада сезнең белән тагын укытучылар бармы?
— Безнең ротада гына да өч укытучы мобилизация белән килгән иде. Полкта укытучылар саны утызлап булыр. Ир-егет булып дөньяга килгәнсең икән, беренче чиратта ил каршындагы бурычың, илне саклаудыр, дип уйлыйм. Ир-егетләрне
мәктәп бусагасыннан ук үз иленең патриотлары итеп тәрбияләргә кирәк. Минем фикеремчә, һәрбер чорның үз баласы үзенчә тәрбияләнә. Аларның фикерен аңлый белергә генә кирәк. Укытучы, ата-ана, ил, интернет челтәрләре, балага дөрес юл күрсәткәндә генә ватанпәрвәрлек хисе туа һәм тирәнтен үзләштерелә.
— Илшат сезне укытучылар көне белән тәбрик итәбез. Исән-сау безнең янга кайтып, яраткан хезмәтегезне дәвам итәрсез дип ышанабыз. Сезне укучыларыгыз көтә.
Илшат эшләгән Пучы мәктәбе директоры Алсу Шәйхетдинова белән дә элемтәгә кереп, фикерләре белән кызыксындык.
— Без Илшат белән икебез дә 2015 елда эшли башладык. Илшат төз гәүдәле, бик чибәр, төгәл, пөхтә. Аның язуы искитмәле матур. Грамоталарны гел аңа яздыра идек. Яшь укытучыны балалар бик нык яратты. Холкы тиз кызып китеп, тиз сүрелә торган, нечкә күңелле, барысын да йөрәк аша уздыра. Бергә турслетларда беренче урыннар алдык.
Беренче тапкыр кыска вакытлы ялга кайткач, килә алмады, күрешкәч, аерылышу авыр була, диде. Икенче тапкыр кайтканын белгәч, тагын чакырдык. Аның киләсен балаларга әйтмәдек, сюрприз ясадык. Ул укыткан югары сыйныф укучыларын ни өчен икәнен әйтми генә актлар залына җыйдык. Ишектән абыйлары кергәнне күргәч, аны басып, кул чабып каршы алдылар. Абыйларын шундый сагынганнар. Йөгереп барып, кочаклап алдылар, күңелләре тулып елаганнары да булды. Күп итеп сораулар бирделәр. Ул аларга матур, эзлекле итеп җавап бирде. Истәлеккә фотога төштек. Аның тизрәк кайтуын теләделәр. Коллектив белән дә озак итеп сөйләшеп утырдык. Күчтәнәчкә чәк-чәк, пәхләвә, баллы чәй тәм-томнары җибәрдек.
Илшат белән хезмәттә вакытта ватсап аша гел хәбәрләшеп торабыз. Балаларның
видеосәламнәрен дә җибәрәбез. Аның тизрәк безнең янга кайтуын телибез, — диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев