Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ИГЕЛЕКЛЕ АДЫМ: Актаныш егете оештырган Хәйрия фонды Әфганстан балаларына 5 тонна дару илткән

Россия мөселманнарының Хәйрия патриот фондының җитәкчеләре – Актаныштан Рөстәм Хәбибуллин һәм Советлар Союзы Герое Валерий Очиров.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Актаныштан Рөстәм Хәбибуллин һәм Советлар Союзы Герое Валерий Очировлар оештырган “Россия мөселманнарының Хәйрия патриот фонды” Әфганстан балаларына 5 тонна дару илткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итте.

Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, Әфганстанга 20 тонна сыйдырышлы йөк машинасы белән барганнар. Алар илнең барлык провинцияләрендә дә диярлек булган, Кабул, Җәләлабад, Герат кебек зур шәһәрләрдән тыш, кечкенә кышлакларга да барып, сугыштан каза күргән балаларга ярдәм иткән.

“Без сугыш хәрәкәтләре булган, боевиклар контролендәге өлкәләрдә дә булдык. Төп ярдәмчеләребез җирле таксистлар булды. Алар безнең коралыбыз юк, балаларга ярдәм иткәнне күрә”, - диде Рөстәм Хәбибуллин.

Хәйрия фондын моңа кадәр ТР Мөселманнарының Диния нәзарәтенең Хәләл комитетында эшләгән Актаныш егете Рөстәм Хәбибуллин һәм Советлар Союзы Герое, хәрби очучы Валерий Очиров 2018 елның мартында оештырган. Оешманың президенты – Очиров. Фонд 2018 елның июленнән БМОның Глобаль Килешүе кысаларында Хәйрия белән шөгыльләнә.

Рөстәм Хәбибуллин Россиянең Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Мантыцкий белән.

20 тонна сыешлы йөк машинасына 5 тонна дару сыйган. Хирургия өчен кирәкле медикаментлар, антисептиклар, ашказаны-эчәк, үпкә, күз авыруларыннан дарулар алганнар. Барлык медикаментлар да хәләл, Ислам кануннары нигезендә әзерләнгән, диде Рөстәм Хәбибуллин. Бу дарулар - Россия фармацевтик предприятиеләреннән хәйрия ярдәме.

Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, Россиягә әфганнарның мөнәсәбәте яхшы. “Беренчедән, Россия Әфганстан сугышында катнашмый. Аннары без дә, алар да Хәнәфи мәзһәбендә. Аннары Советлар Союзы Әфганстанда сугышса да, төзелеш алып барган. Кабулда иң элиталы йортлар – шул чорда салынган хрущевкалар, аларда канализация эшли. Хәзерге иң яхшы йортларда да биотуалетлар гына”. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176920/?utm_medium=social&utm_campaign=communities_tatmedia&utm_source=twitter.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев