Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Игелекле Актаныш: Пучыда махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз өчен хәйрия концерты узды

Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга төрлечә итеп ярдәмнәр җыела.

Мәдәният хезмәткәрләре, мәсәлән, хәйрия концертлары оештыра. Концертта җыелган акчаны егетләребезгә кирәк-яраклар алу өчен тапшыра.

Пучы авыл мәдәният йорты коллективы һәм районыбыз волонтерлары 15 сентябрьдә әнә шундый хәйрия концерты оештырды. Концертның төп кунагы- "Баламишкин" гармунчылар ансамбле иде. 

Әфганстан сугышы ветераннары да бу мөһим чараның мөһимлеген әйттеләр, алар башкаруындагы патриотик җырларны, артистларыбыз чыгышын тамашачылар бик яратты. Һәр номерны көчле алкышлар белән хуплады. Кичке ялларын авылдашлар менә шулай гамьле, ямьле итеп уздырды. 

 

Район башлыгы Ленар Зарипов баплык концертны караучылар исеменнән хәйрияче артистларга, волонтерларга олы рәхмәтен белдерде. 

Бердәмлектә көч! Дөньялар тынычланып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар,- диде Ленар Рафак улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев