Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ИСКЕ СӘФӘРДӘ:"Мәрхәмәтле йөрәк" хәйрия концерты гөрләде!

23 апрель көнне, Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында Донбасс халкына ярдәм йөзеннән "Мәрхәмәтле йөрәк" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Әлеге чарада районның 14 авылыннан килгән сәхнә осталары катнашты. Халык бик җылы кабул итте аларны. "Халык хөрмәте - Ходай рәхмәте" дип юкка гына әйтмиләр!

                                       Шулай ук биредә, туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр булган, авыр тормыш хәлендә калган Донбасс халкына хәйрия ярдәме җыю да булдырылган. Концерттан кергән акчалар да аларга тапшырылачак. 

                                       Тамчыдан күл җыела. Ихлас йөрәктән, чын күңелдән кылган һәрбер игелек һәм миһербанлык хуҗасына кире әйләнеп кайта Изге эшкә нигез салган Иске Сәфәр мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һаруновка, хезмәткәрләренә, хәйриядә катнашкан барлык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә, үзешчәннәргә, җирлек халкына рәхмәт. Ахырдан концерт тамашасы пргораммасында актив катнашкан җырчыларга, биючеләргә һәм нәфис сүз осталарына җирлекнең Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу күркәм башлангычны башка җирлекләр дә дәвам итәр дигән өметтәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Сәнгать Актаныш хәбәрләре Мәдәни балкыш Иске Сәфәр Концерт