Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Такталачык мәктәбенең 46 укучысы Дәүләт Думасы депутаты кулыннан Яңа ел күчтәнәчләрен алды

Яңа елдан олысы-кечесе могҗиза көтә. Кемгәдер бүләк кирәк, кемнеңдер бәхете тулы түгел. Ә кемдер Яңа елдан сәламәтлек көтә.

                  Такталачыктагы Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп- интернатында 46 бала белем һәм тәрбия ала. Мөмкинлекләре чикле булса да, аларны тормышка әзерләү өчен бу уку йортының махсус белемле педагоглары бар тырышлыкларын куя.
                Бүген мәктәп-интернатка Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина изге ниятләр белән килде. Балаларны, укытучыларны якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән котлады. Әлфия Гомәр кызы балаларның ни яратканын белә- депутат 46 укучыга да тәм-томнар тулы күчтәнәчләр тапшырды.   

Әлфия Когогина бүген Актаныштагы эшлекле сәфәр кысаларында Күҗәкә авылында яшәүче Нурфика Абдуллинаны Яңа ел белән тәбрик итте, Бөек Ватан сугышы ветеранына "Бердәм Россия" партиясе игълан иткән "Яңа ел белән, ветеран!" акциясе кысаларында күчтәнәчләр тапшырды. Бу хакта әлеге сылтамага кереп укый аласыз- http://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/bek-vatan-sugyshy-veterany-nurfika-abdullinany-rf-dlt-dumasy-deputaty-lfiya-kogogina-yaa-el-beln-kotlady

          Әлфия Гомәр кызы райондагы тагын бер тантаналы чарада катнашачак: көндезге сәгать өчтә район үзәк хастаханәсенең төзекләндерүдән соң икенче каты ачылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев