Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

“Балкыш”та Актаныш ветераннары балкый!

Бүген Чаллы шәһәрендә өлкән буын сәнгатькәрләр өчен Татарстан Республикасы күләмендәге “Балкыш” фестиваленең зона туры оештырылды. Ул “Энергетик” мәдәният сараенда булды.

                             Биредә барлыгы 9 район катнаша. Алар сафында:Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим һәм Тукай шәһәр һәм районнары да бар. Солистлар, вокаль,  хореография һәм инструменталь ансамбльләре, фольклор коллективлары, нәфис сүзгә мөкиббән үзешчәннәр чыгышларыннан торган, 80 номерлы программа жюри хөкеменә тәкъдим ителде.

 

                             Актаныш районыннан Илфира Әгъләметдинова “Әрем исе”, Мәгис Әгъләметдинов–нәфис сүз осталыгы юнәлешендәге юморескасы Инсах Хөсәенов, Фаяз Әминев һәм Өлфәт Әхмәтҗановлар биюләре белән матур чыгышлар ясадылар. Районның Иске Байсар якларыннан “Җәүһәр”ләре, Такталачык авылыннан Камил Фәйрушинның скрипкада уйнавы, үзе үк “Күңелем җырдан тора” җырын башкарганы, ә инде “Мирас” хоры җитәкчесе, оста баянчы Мирзаян Фәйрушинның уйнавы да жюрины сокландырды, тамашачыны таң калдырды. Бу фестивальдә район данын яклаган ветераннарның күбесе - мәдәният өлкәсененең мактаулы һәм атказанган хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы фестиваль Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Мәдәният Рухият Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Мәдәни балкыш