Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

Татар китап нәшрияты «Тукайны укыйбыз» бәйгесен игълан итте

Татар китап нәшрияты «Г.Тукайны укыйбыз / Читаем Г. Тукая» дигән видеороликлар конкурсы игълан итте. Проект бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.

                                «Бөтен татар халкы өчен әһәмиятле датаны билгеләп үтәсебез килде. Бәйгедә катнашучы Тукай иҗатын оригинал телендә генә түгел, ә башка телгә тәрҗемә дә укый ала», — дип сөйләде Татар китап нәшриятының баш мөхәррире урынбасары Венера Шәмсетдинова.

                                Проектта катнашу өчен татар әдәбияты классигының әсәрен башкарып, ике минуттан да артмаган видеоролик төшерергә кирәк. Аннары видеоязманы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси сәхифәгә 17 апрельгә кадәр урнаштырырга һәм @tatkniga аккаунтын билгеләргә кирәк.

                                Шулай ук роликны электрон почтага tatkniga-konkurs@mail.ru адресы буенча да җибәрү сорала. Анда әсәрне башкаручының фамилиясе һәм исеме, яше, телефон номеры һәм әсәрнең исемен күрсәтү мөһим.

                                Җиңүчеләр Татар китап нәшриятының «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Ул 2022 елның 23 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

                                Конкурс кампаниясе ике яшь төркемендә: 18 яшькәчә булган балалар һәм 18 яшьтән өлкәнрәк яшьтә булучылар арасында үткәрелә. Тавыш бирүнең һәр яшь төркемендәге беренче өч лидеры кыйммәтле призлар һәм махсус дипломнар белән бүләкләнәчәк.

                     Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Бәйгеләр Шигърият бөек шагыйребез Габдулла Тукай Казан