Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге-конкурслар

"Йолдызлык" - Актаныш талантлары белән яктырак!

КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында "Йолдызлык 2022" республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналының икенче туры үткәрелде. Актаныш җирлегенең яшь сәнгать сөючеләре дә зур уңышларга лаек булды!

                           "Йолдызлык"та илебезнең бик күп төбәкләреннән конкурсантлар катнашты. Быел проектка Мәскәү, Марий Эл, Чувашия һәм Башкортстан, шулай ук Самара өлкәсе һәм Пермь крае һәм беренче тапкыр Донецк Халык Республикасы вәкилләре дә олы теләк белән кушылды. 

                            Актаныштан Әлеге чарада 170 кә якын яшь талантлар катнашты. 
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
"Тамчы" вокал ансамбле - 2 урын (җитәкчесе Мостафина Л.Р.)
"Лачын" вокал ансамбле - 3 урын (җитәкчесе Нуриахметова Р.Н.)
"Ак инеш" бию ансамбленең кечкенәләр төркеме - 3 урын (җитәкчесе Фатхуллина Л.)
Җыр - Сөмбел Харисова - 3 урын (җитәкчесе Дж.Мусин)
Аяз Ялалов җыр - 2 урын, конферанс - 3 урын.

                           "Ак инеш" бию ансамбленең зурлар төркеме һәм яшь сандугачыбыз Гөлия Заһертдинова (җитәкчесе Исламова С.М.) "Пирамида" күңел ачу комплексында узачак, фестивальнең зур йомгаклау концертында катнашу бәхетенә ия булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Сәнгать Актаныш хәбәрләре