Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

25 ФОРМАДА:Ак күгәрченнәр лаеклыларны сайлап алды!

Бүген район җитәкчелеге, авыл башлыклары, мәктәп директорлары, гомум-гамәли һәм участок табиблары, полиция вәкилләре катнашлыгында февраль аена нәтиҗә ясалды. Киңәшмә Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сараенда узды

                                 Җыелышны муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов ачты. Алга таба сүз район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева районыбыздагы һәм авыл җирлекләрендәге демографик, иминлек вәзгыятьләре турында сүз алды.
Әлеге киңәшмә барышында районның төп байлыгы булган–кешеләрнең яшәешенә җентекле анализ ясалып, хаталы язмышлар барлана, тууга караганда күпкә югары булган үлем динамикасының сәбәпләре ачыклана, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның киләчәге хәл ителә, гомумән, кай тарафтан кай тарафка юл тотуыбыз ачык чагылыш таба. 
                                 Үткән айда тууычылар саны 13 булса, вафат булучылар 41 кеше, гаилә коручылар–6, аерылышучылар–5 теркәлгән. 

                                 Тәртип–яшәешебез асылы! Ләкин хокук бозулар юк түгел! Февральдә 7 очрак теркәлгән. Сөенечле, янгыннар юк! СОП базасында исәптә торучы, имин булмаган гаиләләр белән даими эш алып барыла. Килеп туган проблемаларны хәл итү юллары табыла. ПДНда исәптә торган яшүсмерләр белән тәрбияви һәм әхлакый әңгәмәләр, эшчәнлек дәвам итә. Авыр гаиләләр динамикасында–Иске Айман, Мәсәде, Усы, Кәзкәй, Күҗәкә авыллары–“яшеллек зонасында”.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Могътазиров гомуми вафат булганнарның саны, нинди чирдән, хроник авыруданмы икәнен билгеләп үтте. Чыгышында диспансеризация үтү мөһимлеген дә ассызыклады. Сорауларга–җаваплар кайтарылды. 
Соңгы елларда аеруча Татар һәм Мари Суыксу авылларында онкология һәм эчкечелек нәтиҗәсендә халык саны күзгә күренеп кимегәне турында алдагы язмаларда хәбәр иткән идек.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү һәм вәзгыятьне уңай якка үзгәртү нияте белән җирлектә район һәм авыл Башкарма комитеты, белгечләр белән җитди сөйләшү, түгәрәк өстәл оештырылган иде.
Татар Суыксуы якларындагы аянычлык вакыйгаларга, ямьсез күренешләргә юл куймау максатында башкарылган һәм алдагы планга кертелгән фикерләр һәм бурычлар белән Татар Суыксуы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәлия Хәммәтуллина трибунадан ачыктан-ачык уртаклашты.

Эчкечелек–караңгы юл! Бу юнәлештә дә профилактик чаралар даими бара.
Әлбәттә, 25 форма-киңәшмәнең иң матур мизгелләреннән саналган–ак күгәрченнәр статуэткасын тапшыру да булды Ул–Иске Айман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Әхмәтхановка тапшырылып үтелде.
Сүзне йомгаклап “кай тарафка барып ятыш, Актаныш?” дисәк, әлбәттә һәр авыл җирлегендә якташларның тормышын яхшырту, начар хәлләргә юлыкмаслык итеп көнкүрешне гүзәлләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Район яңалыклары Районыбыз сулышы