Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Афәрин: Райондашыбыз «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында җиңде

Бүген Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә йомгак ясалды.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узган тантаналы чарада район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Делегация составында бәйрәмгә барган райондашыбыз "Башак" хуҗалыгы савымчысы Миләүшә Хәмәдуллина өчен бүгенге көн аеруча истәлекле булды. Миләүшә   «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының Минзәләдә узган зона этабында җиңү яулаган иде. "Минем һөнәрем-минем язмышым" номинациясендә ул бүген дә республикакүләм җиңүче буларак игълан ителде. 

Райондашыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз, яраткан хезмәтенә тугры калып алга таба да яңадан-яңа үрләргә ирешергә язсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев