Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин: Үзара салым акчалары яшәеш шартларын яхшыртуга зур этәргеч

Актаныш районында, аерым алганда, Актаныш авылында, авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына эшләнгән эшләр барыбызның күз алдында. Үзара салым акчасын тапшыруга каршы булганнар да, нәтиҗәне күреп, гражданлык бурычын үтәүне кирәк саный башлады. Җитәкчеләргә ышаныч уянды. Ә башлыкларыбыз үз чиратында бу уңай мөнәсәбәтне югалтмас өчен тырышлык куя.

        Авыл юллары төзекләндерелә, яңалары салына. Авыл зиратларының күбесе үзара салым акчасына каралды. Карт агачлар киселде, коймалары яңартылды. Бөек Җиңүгә багышланган һәйкәл-обелисклар сафка басты. Кесәсеннән чыгарып бирелгән акчага төзелгәч, объектларны саклап тотарга да өйрәнә авыл халкы. Балалар мәйданчыкларын төзү, урамнарны сыйфатлы утлар белән яктырту һәр җирлектә акрынлап тормышка ашырыла. Җир-Анабызның күзе булган чишмәләр, аларның тирә-ягы төзекләндерелә. Яхшыга күнеккән кулланучылар гомуми кулланылыштагы тормыш-көнкүрешне уңайландыру буенча фикер-тәкъдимнәрен җиткерәләр. Менә шулай үзара аңлашып-килешеп эшләү үзенең күркәм уңышлары белән кадерле. 

                   Ел ахырына якынлаша, алдагы елга планлаштырылганнарны тормышка ашыру өчен үзара салым җыяр вакыт та җитте. Быел Актаныш авылында үзара салым акчасы 750 сумнан билгеләнде. Татарстан Республикасы хөкүмәте карары белән бу суммалар дүрт тапкырга артып, 25 млн сум булып әйләнеп кайтачак.

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин 2023 елга куелган максатлар белән таныштырды:


-    57 бистәдәге яңа төзелешләр барган Минаев, Маликов, Басыйров, Фадеев урамнарына һәм Сәфәргалин урамының бер өлешенә ком салу планлаштырыла. 


-    Үзәк, Дзержинский, Колхоз, Комсомол, Төньяк, Пионер, Теплица урамнары төзекләндереләчәк (ямочный ремонт). 


-    Г.Афзал урамында җәяүлеләр юлы ясалачак.


-    57 нче һәм 12 кварталларда, күп фатирлы йортларның ишегалларында балалар мәйданчыклары яңартылачак.


-    Ленин һәм Тынычлык проспектында 700 метр су трассасы алштырылачак. Шул исәптән, РТС бистәсендәге күп фатирлы йортларның да су торбаларын яңартылачак.


-    Бөек Җиңүнең 50 еллыгы урамында һәм “Батыр” спорт комплексына илткән юлны яктырту планлаштырыла.


-    Район үзәгендәге Җидегән чишмәсенең тирә-ягы төзекләндереләчәк.


-    Шулай ук зиратларны тәртиптә тоту безнең төп бурычыбыз. Алдагы елда РТС бистәсендәге иске зиратка керү юллары ясалачак.


-    Гомумән алганда, үзара салым акчалары район үзәген тәртиптә тоту өчен юнәлдереләчәк. 


Алдагы елда да әлеге программа нигезендә җыелган акчалар авылларыбызда яшәеш шартларын тагы да яхшыртуга зур этәргеч булыр дип өметләнәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым Татарстан Республикасы Ләйсән Газизова "Актаныш-информ" Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин