Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Тәнкыйть кәнфит түгел – бушка бирсәләр дә, аласы килми

Шактый вакытка“Әнәк” агрофирмасында туктап калган атны Энгель Нәвап улы кулыннан кабул итеп алганда, хуҗалык җитәкчесе Рафик Вагиз улы йөзендә горурлык билгеләре ачык шәйләнде.

Узган айда Актаныш районы терлекчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, 24 форма киңәшмәсе кысаларында, агымдагы елның I кварталына тирәнтен анализ ясап, хаталар өстендә эш эшләгәннәр иде. 
 
Мондый эшнең файдасы апрель аенда ук үз нәтиҗәләрен биргән булып чыкты: хуҗалыкларда бераз гына булса да алга китеш сизелә башлаган. Әллә тәнкыйть, әллә яз үз эшен эшләгән, кыскасы. 
 
Шулай да, ай саен хезмәткә анализ ясап бару отышлы адым үзе: хаталар, кара сакал кебек, алдагы айларга ияреп йөрми, юк итеп барыла. 
 
 Кызу чәчү өстендә дә терлекчелекне күз уңыннан җибәрергә юл куймады районның Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов. Актанышта беренче урынга куелган терлекчелек өлкәсендәге югалту-табышларны барлау максатыннан ул хуҗалык җитәкчеләрен, баш зоотехникларны, ферма мөдирләрен, җирлек башлыкларын, идарә белгечләрен 24 форма киңәшмәгә 11 май көнне җыйды. 


 
Җирлекләрдәге терлекчелекнең торышы белән залда утыручыларны район башлыгы урынбасары Илфак Бариев таныштырды. Таныштырды дип әйтү дөрес тә түгелдер бәлки, ни дисәк тә, бүген авыллардагы бу юнәлештәге вәзгыятьне, залга кереп утырмасаң да, фаразлап була. Эрерәк авылларда элегрәк икешәр-өчәр көтү чыкса, бүген озын урамнарда җиз чиләккә шаулатып сөт сауган хуҗалыклар да бармак белән генә санарлык. Көтүдән кайтканда авылны тузан болытына күмеп үтүче сарыклар да узган ел белән чагыштырганда якынча 2500гә кимегән. Авыл халкы кәҗә малын гына, субсидияле булу сәбәпле, бетерергә ашыкмый. Сыерның шактый “экономичный” варианты бит инде ул сакалбайлар. 
 
Ел башыннан шәхси секторларда мөгезле эре терлек 373кә, савым сыерлары 96га арткан. Пучы, Чуракай, Әлем, Байсар, Богады җирлекләре бу юнәлештә яхшы гына эшчәнлек алып бара. Сөт җитештерү буенча лидерлар сафында Чалманарат, Сәфәр, Такталачык җирлекләре. Сөт сатудан алган табыш та апрель аенда әлеге җирлекләрдә бер сыерга якынча 3000 сумны тәшкил иткән, район буенча исә бу сан 1098 сумга тәңгәл. Аерманы күрер өчен математик булырга кирәк түгел, җәмәгать. 
 
Узган айда халыктан сөт җыючылар да сөт килешүен үтәп чыгуга ирешә алган. Район буенча узган айга сөтнең бер литрын 13,33 тиеннән дә ким булмаган бәягә хисап ясаган алар. Начар мени? Юк, билгеле. Тишек-мошыкны ямау өчен айлык стабиль керем дигән сүз ич бу. 
 
Авыллар бетә дип лаф орсак та, бүген ил җитәклеге җирдә эшлим, терлек-туар асрыйм дигән халыкка йөз белән борылуын танымый мөмкин түгел. Авыл халкы өчен әледән-әле файдалы программалар барлыкка килеп тора. Өстәвенә, үзебезнең Актаныш районы да мал-баш саны арттыручыларга субсидияләтә ярдәм итәргә әзер. Бары тик теләк кенә кирәк. Шөкер, андыйлар да бар районда. Мисал өчен, бүгенге көндә миниферма булдыру өчен 35 райондашыбыз документ тапшырган. Таналар сатып алу буенча да, әкрен булса да, хәрәкәт бар. Бүгенгесе көнгә 12 райондашыбыз бу юнәлештә эшчәнлек алып бара, шуларның сигезе – Уразай авыл җирлегеннән. 
 
Хуҗалыкларга тукталсак, 24 форма киңәшмәдә аларның эшчәнлегенә анализ ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Әсрар улы әзерләнгән слайдларында хуҗалыкларны 3 төркемгә аерган булып чыкты: эш күрсәтүчеләр, эш күрсәтергә тырышучылар һәм ияреп баручылар. Дәниф Харисовның чыгышын тыңлап утыргач, моның чыннан да шулай икәне расланды кебек. Ияреп баручылары ияреп кенә йөрсә, бер хәл, алар бит, үзләре дә аңламастан, эш күрсәтүчеләрнең хезмәтенә аяк та чала. 
 
Ел башындагы дүрт айның үрчем арттыру өчен иң кулай икәнен белә торып та, ни кызганыч, хуҗалыклар шушы мөһим вакытны кулдан ычкындырган булып чыкты. Билгеле, үрчем бар, әмма даны республикага ук таралган Актаныш районы өчен бу мактанырлык түгел. Алда торган 8 айда район буенча МЭТ баш-саны 987гә артырга тиеш – ничек арттыру исә хуҗалыкта хезмәт куючылардан тора. Якын киләчәктә Актаныш МЭТ саны буенча 40 000 сызыгына чыгуны максат итеп куйса, савым сыерларының исәбен 1200 итү бурычы куелган. 
 
Арттыру юнәлешендә районда эш алып барыла барылуын. “Таң”, “Ташкын” хуҗалыклары шушы арада Венгриядән кайтартылачак маллар хисабына безнең терлекчелек тармагына  саллы өлеш кертәчәк. Аннан торып бит әле, чит илдән кайткан малкайларның генетикасы да югары үсеш алу өчен менә дигән зур “плюс” булып тора. Бүгенге көндә терлектән тәүлегенә 500-600 грамм үсеш алуны дан дип әйтеп булмый булмый – заманасы ул түгел. Венгрия маллары исә 1000-1200 грамм үсеш бирергә сәләтле. Аңлашылганча, бу юнәлештә дә алдан хәстәрен күргәннәр отачак, ияреп баручыларга тагын аяк астында буталып йөрү генә калыр шикелле. 
 
МЭТтән үсеш алуда лидерлар сафында “Нур Баян”, “Башак”, “Чишмә” хуҗалыклары, “Әнәк”, Чишмә” агрофирмалары. “Наратлы”да да быел бу юнәлештә шактый уңай динамика сизелә. 
 
24 форма киңәшмәдә район буенча ит җитештерүдән кесә тутырып акча эшләргә оста да, сәләтле дә хуҗалык буларак “Нур Баян” макталды. Лаеклы бәя. Моңа кадәр дуңгыз ите белән барган әлеге хуҗалык МЭТ итеннән дә мул табыш ала бүген. 
 
Хуҗалыкларның апрель аенда сөт җитештерүне киметүләрен дә танымыйча булмый. Иң яхшысы: бу өлкәдә тәнкыйтьне кабул итеп, чарасын күрергә кирәк. Малларны җәйге лагерьларга чыгару да сөтне арттыруда уңай нәтиҗә бирер дип өметләнәсе килә. Терлекчелекне беренче урынга куйган район республика күләмендә ит -сөт җитештерү буенча алгы позицияләрдә тотырыклы урын булдырырга тиеш – монысы бәхәссез. 
 
Ике сәгатькә сузылган киңәшмәдә, билгеле, башка сораулар да күтәрелде. Лейкоз белән авыручы сыерларның санын киметү, аларны дәвалау шулай ук терлекчелек тармагын алга җибәрүдә мөһим фактор булып тора. Баш бәласенә әверелгән үләт базларына алмашка контейнерлар кую да замана куйган таләпләрнең берсе. Кыскасы, эшләнгән эшләр күп булса да, эшлиселәренең очы-кырые да күренми әле. Әлеге дә баягы шул ук “ияреп баручылар”ны да һич югы “эшләргә тырышучылар” сафында булса да күрәсе килә бит. 
 
Ә апрель ае йомгаклары буенча һәр хуҗалык үз хезмәтенә лаеклы бәя алды. Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак, бу юлы символик ат сыны “Чишмә” хуҗалыгына тапшырылды. Шактый вакытка“Әнәк” агрофирмасында туктап калган атны Энгель Нәвап улы кулыннан кабул итеп алганда, хуҗалык җитәкчесе Рафик Вагиз улы йөзендә горурлык билгеләре ачык шәйләнде. Шулай булмый ни, күпләр арттан атлаганда “Чишмә” атка атланды бит. 


 
Терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр дә киңәшмәдән буш кул чыкмады. Аларга, гомумиләштереп алганда, 81 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев