Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар планы

3-12 декабрь көннәрендә Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге старт ала.

Хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек көне
3 декабрь, 11.00, “Тургай” кафесы  - Инвалидлар декадасына старт. Район башлыгы Э.Н.Фәттаховның башлангыч инвалидлар оешмалары житәкчеләре һәм президиум әгъзалары белән очрашуы;


Мәрхәмәтлелек һәм күңел җылысы көне
3 - 4 декабрь - Район башлыгының һәм аның урынбасарларының урында ятучы инвалид балалар һәм онкология белән авыручы балаларның өйләренә бару;


“Без бергә” – мөмкинлекләре чикләнгән балаларга багышланган көн
7 декабрь, җомга -  Экскурсия  (“Туган як” музее, “Кайнар икмәк” ипи пешерү комбинаты);
-“Балалар иҗат үзәгендә мастер-класслар;
- Район башлыгы котлавы;
- Шәхси эшмәкәрләрнең бүләкләве 
- “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә уеннар.  Дискотека

4-5 декабрь – Җирлекләрдә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар  белән аларны борчыган мәсъәләләр буенча түгәрәк өстәл артында очрашулар үткәрү;


1 декабрь - “Мин тормышны яратам” темасына класс сәгатьләре;


7 декабрь  - Пучы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче гражданнарга Пучы балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар тарафыннан әзерләнгән  концерт курсәтү;


Китапханә көне (декада барышында): 
-  “Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк” китап күргәзмәсе;
- Яңа әдәбиятне күзәтү;


Юридик ярдәм күрсәтү көне
11 декабрь, 10.00 сәг. - Бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештыру;


Спорт һәм сәламәтлек көне
5 декабрь көнне – шахмат һәм шашка буенча ярышлар;
6 декабрь, 09.00 – Спартакида (армспорт, дартс, йөзү, өстәл теннисы);


12 декабрь,  10.00  - Игелек марафоны; 

Декада дәвамында:  
- Ташламалы мунча, чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтү;
-  Район Советы депутатларының урында ятучы инвалидларның өенә баруларын оештыру;
- Инвалид балалар һәм аларның ата-аналары белән класс сәгатьләрендә катнашу;
- Волонтерлар отрядларының эшчәнлеге;
- “Ихлас” үзәгендә психологик ярдәм күрсәтү;
- Укучылар белән хезмәт коллективлары беткән инвалидларның өйләренә бару (хуҗалыкта ярдәм итү, концерт номерлары күрсәтү, күчтәнәчләр һәм кулдан ясалган сувенирлар бүләк итү);
- Җирлекләрдә һәм оешмалаларда хезмәт коллективында эшләгән инвалидларны хөрмәтләү;
- Урында ятучы инвалидлар һәм инвалид балаларны медицина күзәтүе максатыннан, табиблар бригадаларының ерак авыл җирлекләренә баруны оештыру;
- “Игелек үзәге” бүлекчәләрендә исәптә торучы инвалидларны хөрмәтләү: бәйрәм чәй өстәле артында сөйләшү оештыру, Игелек үзәге бүлекчәләрендә исәптә торучы инвалидларга “Чын күңелдән” дип аталган кичә оештыру, психологик тренинглар үткәрү,  “Волонтер” үзәге волонтерлары белән инвалидларга ярдәм оештыру, “Хәрәкәт - ул яшәү” дип аталган исем астында “скандинавия йөреше” технологиясе буенча шөгыльләнүче социаль хезмәтләрдән кулланучылар һәм инвалидлар белән бәйрәм оештыру; 
- Мөмкинлеге чикләнгән эшсез гражданнарны эш эзләү буенча  регистрациягә алу һәм консультацияләр;
- Инвалидларны һөнәри укытуны оештыру;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев