Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Әти: “Гади кешеләрне кимсетмә, гадел бул!” – дип әйтеп калдырды”

Район башлыгы Ленар Зарипов 3 ноябрь көнне “Актаныш-информ” журналистлары белән очрашты, аларның төрле сорауларына җавап бирде. Ленар Зарипов 1967 елның 1 маенда Табанлыкүл авылында дөньяга килә. Гаиләләре Актанышка күчеп килгәч, аскы Актанышка балалар бакчасына йөри. Башлангыч белемне Актанышның беренче мәктәбендә ала. Беренче укытучысы Мәргүбә Могътазировага карата тирән хөрмәтен һәрчак белдереп тора.

Әтисе Рафак Зариповны Фрунзе исемендәге хуҗалык рәисе итеп билгелиләр. Шулай итеп Зариповлар гаиләсе Күҗәкәгә күченә. Ленар Зарипов дүртенче сыйныфка Күҗәкә мәктәбенә килә, унынчыны шунда тәмамлый. 
Беренче хезмәт юлы электромонтерлыктан  башлана. Бу һөнәрне 64 нче һөнәри-техник училищеда үзләштерә. Автомеханика техникумын тәмамлый, электр җиһазлары буенча белем ала. 
Төп һөнәре – энергетик. Ике югары белеме бар. Казан дәүләт энергетика университетында читтән торып укый. Казан финанс-икътисад институтында махсус программа буенча белгечлек үзләштерә. 
Озак еллар яшәгән урыны – Яр Чаллы шәһәре. КамАЗ заводында электромонтер, “Татэнерго” системасына караган Түбән Кама электр 
станциясенә электромонтер булып хезмәт куя. Шунда карьера үсеше башлана. Максатчан, актив эшчедән оешма директорының инвестицияләр һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары вазыйфасына билгеләнә. Гомуми мәсьәләләр буенча җаваплы вазыйфалар башкара. 
2014 елда Яр Чаллы шәһәренең электр челтәрләре  предприятиесе директоры итеп билгеләнә. 2019 елның декабреннән 3 ел дәвамында республика электр челтәрләре төзелешләрен алып баручы филиалны җитәкли.

2022 елның июнендә районга яңа җитәкче килде. Кем ул, кайдан? Күпләр аны әтисе – элекке данлыклы хуҗалык рәисе аша танып белә. Ә кемгәдер – авылдаш, сыйныфташ, таныш, якын дус.
Биш айга якын вакыт эчендә Ленар Зарипов район башлыгы булып сайлануның барлык баскычларын үтте, 
районыбызның хезмәт коллективлары белән танышты. Күзгә ташланган беренче проблемаларны хәл итү чарасына кереште. 
– Ленар Рафак улы, Актаныш районы башлыгы вазыйфасын нинди кичерешләр белән кабул иттегез?
– Көтелмәгән, уйламаганда килеп төшкән хәбәр иде ул. Шундый тәкъдим барлыгын ике көн кала белдем. Район халкы ничек каршы алыр, эшләп булыр микән дигән уйлар туды. “Нинди уйлар белән килә микән яңа җитәкче?” – дигәннәрдер.  Бик нык дулкынландырды. Һәрбер кеше яңа эшкә күчкәндә шундый хис кичерәдер. 
Үземнең туган ягым булуы, күп кешеләрне беләм дигән уй гына күңелгә бераз тынычлык бирде. Сыйныфташларым, авылдашларым бар, дип уйладым. Шушындый зур вазыйфаны ышанып тапшырганнар икән, ышанычны акларга кирәк. Халыкның проблемаларын хәл итеп, бергәләп, аңлашып эшләү яклы мин. 
– Актаныш халкы турында беренче фикерегез?
– Эшчән, тырыш. Дөрес, кешеләрнең төрлесе була, ләкин бу җирлектә әйбәт кешеләр күбрәк. Алар – яхшы уйда, булсын дип эшләүчеләр. Караш көннән-көн уңай якка үзгәрә.
– 4 ай эчендә оешма-предприятиеләрдә булдыгыз, хезмәт коллективлары белән очраштыгыз, таныштыгыз. Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
– Һәрбер предприятиенең үз проблемасы, алга куйган планнары бар. Миндә барлыкка килгән иң беренче уй шундый: яшьләрне районда калдыру. Бу бер көндә генә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Ләкин үз агымына да куярга кирәкми; күпләрне борчый һәм җитди чаралар күрүне сорый. 
Мөмкинлекләр җитәрлек: боз сарае, бассейн кебек спорт корылмалары, иҗат белән шөгыльләнүче оешмалар, җәмәгать урыннары төзек, заманча. Тагын да камилләштереп, яхшы якка үзгәртеп, авыл хуҗалыгын күтәрү буенча яңалыклар кертеп, программаларда катнашырга кирәк дигән ныклы фикер туды.
Районда 28 мең ярым халык яши, шуның 8 меңнән артыгы 60 яшь чиген узган. 2 мең кеше – 80 яшьтән югары. Эшкә сәләтле яшьләр саны аз. Бигрәк тә, авылларда эшче көч кими. Шуңа күрә яшьләрне районда калдыру, хезмәт урыннары барлыкка китереп, балаларына уңайлы тормыш шартлары тудыру кирәк.
– Тагын нинди мәсьәләне иң беренче нәүбәттә хәл итәргә җыенасыз?
– Актаныш авылларын төзекләндерү, бөтен җиргә дә яктылык кертү – төп бурыч. Урамнар, тыкрыклар, тротуарлар караңгы. Актаныш урамнарын махсус җәяү йөреп чыктым. Ничек итеп үзгәртү турында уйлаштык, үзгәртү өстендә эшли башладык. 
Авыл хуҗалыгында да сораулар бик күп. Планнар зурдан, сәламәтлек, түземлек, мөмкинлек кирәк.
– Яшь буын нинди мохиттә тәрбияләнергә тиеш? 
– Халыкның культурасын күтәрергә кирәк. Сүз мәдәният турында бармый. Тәрбия, аралашу, киләчәк буынны кайгырту, әдәп-әхлак темасы хакында әйтүем. 
Соңгы чара күрсәтте: яшьләрдә илне ярату, патриотизм хисе тәрбияләү җитми. Мәктәпләрдә, уку йортларында батырларга багышланган аерым дәресләр үткәрелсен. Өлешчә мобилизациягә алынган егетләр, аларның гаиләләре турында күбрәк сөйләп, яшьләрдә илгә карата мәхәббәтне арттырасы иде.
– Авыллардан шалтыраталар, мәктәпләрнең бетүенә борчылалар. Юл, кибет мәсьәләсе борчый. Мәктәпләрне бетермичә калып буламы?
– Мәктәп, кибет, медпункт ише социаль объектлар бетә икән, авыл юкка чыга. Мәктәпләрне бетерүгә мин үзем каршы. Быелгы уку елында шундый язмышка дучар булган бер мәктәпне саклап кала алдык. 
Яшьләрнең авылда калмавы, читкә китүе мәктәпләрнең ябылуына китерә. Балалар юк. Бер проблема – икенчесен, икенчесе өченчесен тудыра. Яшьләр авылда калмый, балалар тумый. Укучы саны җитмәгәнгә ябыла мәктәп. Ә мәктәбе юк авылның язмышы аяныч. Бер-берсенә нык бәйләнгән. 
Әйе, кибетләр буенча да сораулар күп. Көнендә килеп, автолавкада сатып киткән күчмә сәүдә генә авыл кешесенең кирәкле әйбер белән тулысынча тәэмин итә алмый. Бу сорауны район эшмәкәрләре белән очрашуда күтәрдек. Юл картасы ясала. 
Районыбызда җитештерелгән продукцияне авыл кибетләрендә сатуны җайлыйсы бар. Эшлибез дигән яшьләр, эшмәкәрләр күп. Ләкин алар җитештергән товар, азык-төлек кибетләрдә юк диярлек. Ипи, сөттән кала. Күпләр ит белән шөгыльләнә, җитештергән казылыклары, какланган казлары кибетләрдә сатылса, ничек яхшы булыр иде. Авылда күпчелек олы яшьтәге кешеләр. Район үзәгенә йөрү мөмкинлекләре чикле, килеп сатучыларны да көтеп тора алмыйлар. Бу сорау белән берничә мөрәҗәгать керде. Чыннан да, бик актуаль.

Филиза СӘЛАХОВА

Дәвамын газетаның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев