11 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Актанышның 1 нче санлы мәктәбе укучыларына юл йөрү кагыйдәләренә багышланган өстәл уеннары тапшырылды
Бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәрен «Үзебезнең уен»да сынап карадылар.
-
Такталачык мәктәбе укучыларына яктылык кайтаргыч элементларның әһәмияте турында аңлаттылар
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Район юл хәрәкәтен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Такталачык мәктәбе укучылары белән очрашып, юл йөрү кагыйдәләре дәресен уздырды.
-
«Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялалова «Фидакарь хезмәт» өчен медале белән бүләкләнде
Бүген «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә генә түгел, ә районыбыз өчен сөенечле вакыйга- ансамбльнең җитәкчесе Лилия Ялаловага «Фидакарь хезмәт» өчен медале тапшырылды.
-
Безнекеләр- Татарстан чемпионнары!
8-11ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча 2008 нче елгы hәм кечерәк егетләр,кызлар арасында Татарстан беренчелеге узды.
-
Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне уңаеннан «Алтынчәч» бакчасына йөрүчеләр Актаныш саклык банкына килде
“Актаныш гомүми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы”нда балаларга кече яшьтән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәвамлы эшчәнлек алып барыла.
-
“Әти: “Гади кешеләрне кимсетмә, гадел бул!” – дип әйтеп калдырды”
Район башлыгы Ленар Зарипов 3 ноябрь көнне “Актаныш-информ” журналистлары белән очрашты, аларның төрле сорауларына җавап бирде. Ленар Зарипов 1967 елның 1 маенда Табанлыкүл авылында дөньяга килә. Гаиләләре Актанышка күчеп килгәч, аскы Актанышка балалар бакчасына йөри. Башлангыч белемне Актанышның беренче мәктәбендә ала. Беренче укытучысы Мәргүбә Могътазировага карата тирән хөрмәтен һәрчак белдереп тора.
-
Якташыбыз Альберт Салихов Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләнде
Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Альберт Салиховны Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләде.
-
ХӨРМӘТЛЕ АБУНӘЧЕЛӘРЕБЕЗ!
2023 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат чараларына язылу дәвам итә. Кышкы озын кичләрдә вакытыгызны ничек үткәрергә белми тилмергәндә, газета битләрен актарып, район, республика яңалыклары белән танышу үзе ни тора.
-
XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында катнашып республика данын яклаган Актаныш спортсменнарын котладылар
10 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында XIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында катнашкан призер-спортчыларны һәм тренерларны котладылар.
-
В Ведомстве прошло чествование спортсменов-призеров XIII Всероссийских летних сельских спортивных игр
10 ноября, в Министерстве спорта Республики Татарстан прошло чествование спортсменов-призеров и тренеров, которые приняли участие на XIII Всероссийских летних сельских спортивных игр.
-
Яңа Әлем мәктәбе укучылары яңартылган район үзәк китапханәсе белән танышты
Яңа Әлем мәктәбе укучылары яңартылган район үзәк китапханәсе белән танышты. Бу хакта мәктәпнең телеграмм-каналында язылган.
-
Яңа Әлем мәктәбе укучылары район архивына экскурсиягә килде
Яңа Әлем мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Айсылу Илдус кызы белән район архив бүлегенә сәяхәт кылдылар.
-
Әлмәттә укучы Актаныш кызы өстәл теннисы ярышында икенче урынны яулады
Күренекле тренер Булат Солтановның шәкерте Камилә Шиһапова Әлмәт шәһәрендә уку йортлары арасында узган өстәл теннисы ярышында икенче урынны яулаган.
-
Иртә картаймас өчен нишләргә?
Артык кайнамагыз һәм кайнатмагыз!
-
Агачларны кайчан төрергә?
Яшь агачларны кайчан һәм ничек төрергә? Гомумән, аларны кышка ничек әзерләп калдырырга икән?