Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Әти: “Гади кешеләрне кимсетмә, гадел бул!” – дип әйтеп калдырды”

Район башлыгы Ленар Зарипов 3 ноябрь көнне “Актаныш-информ” журналистлары белән очрашты, аларның төрле сорауларына җавап бирде.

 

– Әти-әниегезнең нинди киңәш-фикере күңелегезгә, аеруча, кереп калды?

– Әти белән һәрвакыт, кара-каршы утырып, киңәшләшә идем. Ул гел әйтеп килде: “Беркайчан да гади кешене рәнҗетмә! Эшче кешенең һәрвакытта да күзенә карап сөйләш, аның күңелендә нәрсә бар икәнен белеп, проблемасын хәл итәргә тырыш, гадел бул! Дөрес юлда бул!” – диде.

Әти каты, әмма гадел кеше иде. Әни – демократ, йомшак күңелле. Хәзер исән булсалар, һичшиксез, аларның киңәшләрен алырга тырышыр идем. Әтинең: “Улым, дөрес юлда бул, әмма гадел бул” дип әйткән сүзе беркайчан да онытылмас.

 

– Гаиләгез белән якыннанрак таныштырыгыз әле.

– Тормыш иптәшем Гөлнар Тәвәнгир кызы – Күҗәкәдән, югары белемле педагог. 1990 елда өйләнештек. Армиягә озатып калды, каршы алды. Беренче кызыбыз Юлия хәзерге вакытта Казанда яши, кияүдә. Оныгыбыз Кәримгә 4,5 яшь. Кече кызыбыз Алия дә Казанда, кияүдә. Балаларымның икесе дә минем кебек энергетикага гашыйк, шул юнәлештә югары белем үзләштерделәр.  Алия IT-технология буенча шөгыльләнә. Юлиянең үз эшчәнлеге.

Гөлнар минем белән бергә Актанышка кайтты, беренче көннән бирле монда яшибез. “Әтисе, син кая барасың, мин шунда барам”, – диде.

Үзебез гаиләдә ике бала үстек. Бертуган апам үз гаиләсе белән Чаллыда.

 

– Оныгыгызның нинди тәрбия алуын телисез?

– Оныгым белән татарча сөйләшәм. Ул русча җавап бирсә дә, татарчаны аңлый. Үзебезнең телне оныттырмагыз, дип, балаларга да еш әйтәм. Чын ир-егет булып үсүен телим.

 

– Сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз күренә. Нинди спорт белән шөгыльләнәсез?

– Футбол, волейбол уйнадым, чаңгыда шуам. Дөрес туклану, саф һавада күбрәк булу, иртән, һичшиксез, гимнастика һәм дөрес яшәү рәвеше – бары тик шул гына. Төгәл бер спорт төре белән шөгыльләнәм дип әйтә алмыйм.

 

– Әфганстанда хезмәт итүегез турында да әйтеп китегез әле. Мобилизацияләнгән егетләрне Сез яхшы аңлыйсыздыр?

– Актаныштан мобилизацияләнгән егетләр белән хәбәрләшеп, көн саен иртә-кич язышып торабыз. Аларның хәлен аңлыйм. Алда – билгесезлек.

Без Әфганстанга әзер булып кердек. Махсус сержант мәктәбен тәмамлап, кая барасыбызны алдан белдек. Әфганстанда икәнемне әти-әнигә әйтмәдем. Бары тик ике генә кеше белде: Гөлнар һәм апамның тормыш иптәше – җизни. Чөнки җизни Дәниф Кәрам улы да Әфганстанда хезмәт итте. Фидания апам язган хатның ахырына сиздермичә генә өстәп куя иде: “Әгәр дә Әфганстанда икәнсең, командировкага йөрим, дип яз!”

Мин һәрбер хатка: “Командировкага йөрим, документлар йөртәбез”, – дип яза идем. Кайтып, ишегалдына кергәч, әти әллә чынлап, әллә болай гына: “Мин белдем синең кайда икәнне”, – диде. Әнигә белдертмәдек. Бәлки күңеле белән сизгәндер. Ләкин мин әйтмәдем.

 

– Украинада барган хәрби операция, өлешчә мобилизация бар кешене дә борчуга салды. Кайчандыр интернациональ бурычны үтәргә Әфганстанга киткән, аннан исән-сау кайткан яшь егетләр бүген инде шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплап өлгерде. Хезмәттәш дусларыгыз онытылмыйдыр, аралашасызмы?

– Мобилизацияләнгән егетләр алны-артны карап, исән-сау йөреп кайтсыннар. Әфганстанда бүтәнчәрәк иде. Хәзерге кебек заманча технология, дроннар юк. Барып күрмәгәч, Украинада ничек икәнен әйтеп, аңлатып булмый.

Әфганчы егетләр белән хәзергәчә күрешеп, аралашып торабыз. Ике елга бер мәртәбә төрле шәһәрләрдә зурлап очрашу оештырыла. 2014 елда Казанда үткәрдек, 200 әфганчы җыелды. Киләсе елда очрашу Чабаксар шәһәрендә узачак. 30 ел вакыт үткән булса да, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышып, элемтәгә чыкмаган егетләрне эзләп табып, арабыздан киткәннәрне искә алып, аралашып торабыз. Актанышта да бергә хезмәт иткән егетләр бар, Дилшат, Наил, Илшат белән элемтәне сакларга тырышабыз.

Кайнар нокталарда хезмәт иткән барлык ир-егетләрне дә җыеп очрашырга ниятлибез, бергәләп проблемаларны хәл итәрбез. Мобилизацияләнгән егетләр кайткач, алар белән дә күрешеп, очрашырга исәп. Алар инде ышанычлы кешеләр булып кайтачаклар. Эшчән, һәрчак таянырдай, кыен хәлдә калдырмый торган. Шундый булып киттеләр дә инде. Гаиләләрен ташламыйча, кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә кирәк.

 

– Нинда проблема куелуы түгел, ә яныңда кем булуы мөһим дигән фикер әйткән идегез. Хакимияттә эшләүче җитәкчеләр белән уртак тел таптыгызмы?

– “Проблемалар бар, аларны хәл итәргә кирәк, очраган кыенлыклар мөһим түгел, кырыеңдагы кешеләр шул авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә”, – дигән фикерне бүген дә кабатлыйм. Безнең команда яхшы. Һәркем үз юнәлешендә эшли. Төрле сораулар, аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга, ләкин уртага салып сөйләшкәч, аралашу күпкә җиңелрәк. Команда бер-берсен ярты сүздән аңлап эшләгәндә, алга куелган максатка тизрәк ирешелә.

 

– Күпфатирлы йорт яннарында пластика савыт җыю өчен аерым контейнерлар урнаштырылган. Ә шәхси йортларда яшәүчеләр пластик шешәләрне, шулай ук гамәлдән чыккан батареяларны кайда ташларга тиешләр?

– Чыннан да, бу сорау бар. Әлеге мәсьәләне читкә калдырмаска тырышырбыз. Безгә энергияне саклаучы, экологик яктан чиста лампаларга күчеп бетәргә кирәк.

 

– Киләчәккә планнар?

– Яшьләрне районда калдыру, яхшы тормыш шартлары тудыру, эш һәм, программаларда катнашып, торак белән тәэмин итү, район җитәкчелегенә карата халыкның ышанычын арттыру.

Республиканың 26 программасы гамәлдә, шуның 21ендә катнашабыз. Федераль 7 программаның 4есендә катнашабыз.

Киләчәккә максатлар билгеләгәндә шушы программаларга йөз тотабыз.

Язманың беренче өлеше- “Әти: “Гади кешеләрне кимсетмә, гадел бул!” – дип әйтеп калдырды”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

22

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев