Актанышта бәйрәм көн уңаеннан оештырылган ярминкә барышын үзенең урынбасарлары, ярдәмчеләре белән район башлыгы Энгель Фәттахов карап чыкты.
Энгель Нәвап улы район халкын рәсәйкүләм бәйрәм белән тәбрикләде:
- Элекке буын кешеләре хәтерлидер, 7 ноябрьдә Октябрь революциясе көнен ил буенча зурлап билгеләп үтелә иде. Без традицияләрне дәвам итәбез, бүген Халыклар бердәмлеге көне. 6 ноябрь- Татарстан Конституциясе кабул ителгән көн. Бүгенге ярминкәгә катнашкан барча райондашларг: хуҗалыкларга, крестьян-фермер хуҗалыкларга, эшмәкәрләргә зур рәхмәт. Күрше Башкортстаннан- Краснокама, Нефтекамск шәһәрләреннән дә сатучылар килеп безнең халыкны сөендерәләр. Һәр тарафта бәйрәм рухы.
Барлык сату нокталарында да саклану чаралары кулланыла. Иң мөһиме-исәнлек, саулык, сәламәтлек. Заман авыруын югалтуларсыз җиңеп чыгарга язсын!,- диде район башлыгы бәйрәм белән тәбрик итеп.
Нет комментариев