Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Балаларны сайлауның ничек үтүен белеп үссеннәр өчен алып киләбез

Күпбалалы Гөлназ һәм Руслан Җәләловлар һәр сайлауга гаилә белән килеп тавыш бирәләр. Илдә, тормышта барган вакыйгалардан хәбәрдар булсыннар, белеп үссеннәр өчен шулай эшлибез ди Гөлназ.

          Җәләловларның олы уллары Миратка быел 14 яшь тулган, паспорты да бар хәзер. Сайлауларның ничек үтүен белү киләчәк өчен кирәк. Бүген дә бу парлар РФ Дәүләт Думасына депутатлар һәм партияләр сайлауга Мират белән 6 яшьлек Риана, хәтта 5 айлык Тимерханны ияртеп килгәннәр. 


         

- Өч балалы гаилә буларак дәүләтнең ярдәмен күреп торабыз. Ике бала тапканнан соң “Ана капиталы”на ия булдык, Тимерхан тугач, җир участогы бирделәр, хәзер аны рәсмиләштерәсе бар. Пособиеләр ай саен күчеп тора. Безнең кебек күпбалалыларга дәүләт ярдәмен туктатмасын иде. Шушы сәясәт алга таба да дәвам итсен,- дип фикерләре белән уртаклаштылар Гөлназ һәм Руслан.


 

           Җәләловлар Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда урнашкан 619 сайлау участогында гражданлык бурычларын үтәделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев