Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Актанышта инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде

Бүген район хакимиятенең кече утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә инвалидлар ункөнлегенә старт бирү чарасы узды.

            Район башлыгы Энгель Фәттахов район халкын язмыш тарафыннан кыерсытылган, сәламәтлекләре чикләнгән авылдашларыбызга бу көннәрдә аеруча ныграк игътибар итәргә чакырды. “Райондагы бер генә инвалид та игътибарсыз калмаска тиеш!»,- диде ул инвалидлар ункөнлеген ачу җыенында.  


           Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева районда мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә исәпкә алып ункөнлекнең чаралар планы эшләнүен әйтте.


           Бүген районда 28 башлангыч инвалидлар оешмасы эшли. Аларда 2176 инвалид исәпләнә. Бу сан узган елгыга караганда 65 кешегә ким. Шулай булса да, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова әйтүенә караганда, Актаныш районында башка районнар белән чагыштырганда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр саны артуга таба. 


          Исәптә торган 2176 инвалидның 72-се балалар, былтыр ул 86 булган. 72 баланың 7се урын өстендә ята. Мөмкинлекләре чикләнгән 72 баланың икесе әтисе белән генә яши, әниләре вафат. 2 бала онкология авырулы. 17 бала тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Ике инвалид баланы мәрхәмәтле гаилә үзенә сыендырган. 
                   Тормыш шартлары начар булган авыр хәлдә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән 103 өлкән кешебез бар. Аларны 52 социаль хезмәткәр тәрбияли. Андыйларның 21е- 1 төркем инвалид, 42се- 2 төркем, калганнары 3 төркем инвалид. Кайбер гаиләләрдә икешәр инвалид бала тәрбияләнә. Мондый авыр ситуациядә калган әти-әнигә бик авыр, алардан көч, сәламәтлек һәм сабырлык таләп ителә. 
Фәйрүзә Сөнгать кызы аерым мисаллар аша райондагы инвалидларның көнкүрешен яхшырту буенча инвалидлар эшчәнлеге турында сөйләде. 


             Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев декада кысаларында үзәк хастаханәнең инвалидлар белән эшчәнлеге турында таныштырды.

 Пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров инвалидларга социаль пакеттан файдалану һәм башка түләүләр хакында аңлатты. 


         Җыенда катнашучылар Иске Байсар авылындагы инвалидларга күрсәтелгән ярдәм турында җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров чыгышы аша танышты.

Актанышбаш башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Арсланова, үз язмышы аша, инвалидлыкка дучар булсаң да, тормыш куйган киртәләрне җиңә-җиңә алга барырга кирәклеген сөйләде.


Киңәшмәдә онлайн элемтә буенча авыл җирлеге башлыклары, башлангыч инвалидлар оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев