Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Илкүләм «Үсеш ноктасы» проекты Сәфәр һәм Пучы мәктәпләрендә физика, химия, биология фәннәрен тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирә (видео)

«Кишер сары төсендәге аммоний карбонатын яндырганда вулкан тәҗрибәсе нигезендә химик матдә физик үзлеген үзгәртә» - Сәфәр мәктәбе укучылары «Үсеш ноктасы» проекты аша кайтарылган реактивлар аша тәҗрибә ясап әлеге нәтиҗәгә килде.

                Химия укытучысы Рәмзия Әмирова "Үсеш ноктасы" проекты буенча кайткан реактивлар безнең өчен бик зур байлык дип саный һәм барлык укучылар, укытучылар исемннән проектны барлыкка китерүчеләргә рәхмәтен белдерде. 


              Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Ильясов, җитәкче урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова районыбызның Сәфәр һәм Пучы мәктәпләрендә "Милли мәгариф" илкүләм проектының "Үсеш ноктасы" программасы буенча булдырылган табигый фәннәр кабинетларын ачуда катнашты.

            

        Сәфәр мәктәбендә "Үсеш ноктасы" кабинетларын ачу тантаналы шартларда узды. Укучылар парад киеменнән линейкага тезелеп район җитәкчеләрен каршы алдылар.

 

Укучыларны әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Рөстәм Ильясов

, мәктәп директоры Әхсән Нургалиев котлады.

                      Кызыл ленталарны кисеп химия кабинетына узгач мөгаллимә Рәмзия Әмирова белән укучылар проект кысаларында мәктәпкә кайткан әсбаплар белән тәҗрибә ясады.

Биология һәм физика кабинетларында да искиткеч заманча һәм цифрлы кулланмалар укучыларда фәнне тирәнтен өйрәнергә кызыксыну уята, лаборатор эшләрне башкарырга уңайлыклар тудыра. 

             Кабинетлар да бик матур һәм зәвыкле. Кыска гына вакыт эчендә фән кабинетларын "СтройМус" җәмгыяте төзүчеләре төзекләндергән. Төзүчеләр "Үсеш ноктасы" үзәгенә куелган таләпләргә тәңгәл китереп диварларны буяган, һәр кабинетта бер як стена  аерым бер ачык төскә кертелгән. Идәннәргә кафель яки линолеум җәелергә тиеш булып, төзүчеләр линолеумга өстенлек биргән.

-Төзелеш вакытында бернинди тоткарлык булмады, һәр мәктәпкә бүленгән 1миллион 100 мең сумга сыештык, өчәр кабинетны төзекләндердек. Узган ел безнең оешма Мөслим районы Күбәк мәктәбендә "Үсеш ноктасы" кабинетларын ясап тәҗрибә туплаган иде, шуңа әллә ни авыр булмады",-  ди директор Рәсим Шириев.

 

Шушындый ук "Үсеш ноктасы" үзәге кабинетлары районыбызның Пучы мәктәбендә дә ачылды.

Бу мәктәптә 210 укучы белем ала.  Мәктәп директоры Алсу Шәйхетдинова:

- Пучы мәктәбе укучылары 2022-2023 нче уку елында белем алуны цифрлы технологияләр кулланып башлый. "Үсеш ноктасы" үзәге лабораториясе химия, биология һәм физика дәресләрендә генә түгел,  дәрестән соң эшчәнлектә дә киң кулланылачак. Узган уку елларында без гади микроскоплар белән эшләдек. Лабораторияләр компьютерга блютуз ярдәмендә тоташа. Укучылар үзләренең эшләгән эшләрен укытучының компютеры аша экранга чыгаралар. Җиһазлар тулысынча мәктәпкә кайтып бетте. Укытучылар компьютерларда эшли белә. Белем күтәрү курсларында мөгаллимнәр "Үсеш ноктасы" буенча эшләүне тагы да камилләштерәчәкләр, - дип аңлатма бирде.

 

             Актаныш районында "Мәгариф" милли проекты кысаларында 7 мәктәптә "Үсеш ноктасы" үзәге эшли. Актанышның 1нче һәм 2нче мәктәпләрендә, кадет- интернат мәктәбендә техник юнәлештәге, ә Киров, Яңа Әлем, Сәфәр һәм Пучы мәктәпләрендә табигый юнәлештәге сыйныф кабинетлары җиһазландырылды. Дәрестән тыш түгәрәкләр алып бару өчен бу мәктәпләрдә өстәмә штатлар берәмлеге булдырылды, дип искәртте Раниза Шакирова. "Үсеш ноктасы" кысаларында мәктәпләргә БДИга әзерләнү буенча белешмәлекләр дә кайткан.  Әлеге проектның максаты- белем бирү эчтәлеген яңарту, материаль техник базаны яңарту, укучыларга белем алуда уңай мохит тудыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев