13 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Районыбыз имамнары Казан дәүләт мәдәният институты укытучыларыннан сәнгатьле сөйләмгә өйрәнде (видео)
Бүген районыбызның «Җәмигъ» мәчетендә район җирлекләрендә имамлык итүче хәзрәтләребез Казан Дәүләт мәдәният институты укытучыларыннан сәнгатьле сөйләм дәресләре ала.
-
Илкүләм «Үсеш ноктасы» проекты Сәфәр һәм Пучы мәктәпләрендә физика, химия, биология фәннәрен тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирә (видео)
«Кишер сары төсендәге аммоний карбонатын яндырганда вулкан тәҗрибәсе нигезендә химик матдә физик үзлеген үзгәртә» - Сәфәр мәктәбе укучылары «Үсеш ноктасы» проекты аша кайтарылган реактивлар аша тәҗрибә ясап әлеге нәтиҗәгә килде.
-
Студотряды Татарстана вернулись с гуманитарной миссии на Донбассе
Летом 2022 года двое представителей студенческих отрядов Республики Татарстан подключились к гуманитарной миссии, организованной Российскими Студенческими отрядам на территории Луганской и Донецкой народных республик.
-
Татарстан «Яшь профессионаллар - 2022» бәйгесендә медальләр саны буенча икенче урын алды
Татарстан Саранск шәһәрендә узган «Яшь профессионаллар — 2022» X Милли чемпионатының медаль зачетында икенче урынны алды. Республикабыз вәкилләре 14 алтын, 24 көмеш, 13 бронза медаль һәм һөнәри осталыклары өчен 14 медальон яулаганнар.
-
БАКЧАЧЫГА: Петунияләрне кышка калдырабыз
Киләсе язда петуния рассадасын кабаттан үстереп интекмәс өчен, без сезгә быел үскәннәрен сакларга киңәш итәбез. Моның бик шәп ике ысулы бар. Мөһим искәрмә: петуния салкынга чыдамсыз, шуңа күрә гөлләрне кышка әзерләүне бик сузмагыз.
-
Илназ Галәвиевның эше төгәлләнә
Казанның 175нче гимназиясендә узган елның маенда атыш оештырган Илназ Галәвиевның эше сентябрь азагында судка җибәрелергә мөмкин. Ул үз-үзен белештергән булганмы?
-
Әй, язмыш, язмыш: Ирең читтә эшләсә...
Күптән түгел дальнобойщиклар көнен билгеләп үттеләр. Кем ничектер, гаиләне таркатучы эш дип саныйм мин аны. Шуңа бәйле бер тарих исемә төште. Исемнәрен үзгәртеп бирәм, үзләре укыса, танырлар. Бик якын дустымның гаиләсендә булган хәл бу...
-
Йолдызнамә / 12–18 сентябрь
Кучкар (21.03 – 20.04) Фикерләрегезне тәртипкә салып, үзегездән мөмкин булмаганны таләп итүдән туктагыз. Кайбер теләкләрегезнең гамәлгә аша башлавын күреп сөенерсез. «Үзеңнән соң күперләрне яндырырга ярамый» дигән гыйбарәне бик вакытлы искә төшереп, нәкъ шулай эшләрсез.