Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Халыкның хәбәрдарлыкка мөкиббәнлеге авыл мәктәбе укытучысыннан башлана (фотолар)

Быел 90 еллык юбилеен каршы алачак "Актаныш таңнары" газетасын Яңа Әлем авылы элек-электән яратып укый.

                 Почта элемтәсе үзәгендә эшләүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә газета-журналлар, шул исәптән "Актаныш таңнары" газетасы халыкка вакытында барып ирешә. Подписка да елның елында уңышлы оештырыла.

Халыкның хәбәрдарлыкка мөкиббәнлеге авылның мәгариф оешмасыннан башлана. Яңа Әлем мәктәбе директоры Илназ Шәрипов җитәкчелегендәге укытучылар коллективы 2022 елның икенче яртыеллыгына "Актаныш таңнары"на 100 процент язылган. 


                Яңа Әлем төп белем бирү мәктәбендә 103 укучы белем ала. Укучылар мәктәп китапханәсенә тәнәфес саен кереп яңалыклар белән таныша. Әдәби китаплар алып укыйлар. Китапханәче Гөлшат Хәмидуллина балаларның да "Актаныш таңнары" газетасын  яратып укуын әйтте.

 

- Укучылар "Актаныш таңнары", "Ялкын", "Салават күпере", "Көмеш кыңгырау" кебек вакытлы матбугатны көтеп алалар. Республикада чыгучы газета-журналларда мәкаләләре еш басыла. Аларның иҗат эшен , шулай ук укытучыларның язмаларын 90 еллык тарихы булган район басмасында да күрергә телибез,- диде. 

 

 

   Мәктәп директоры Илназ Шәрипов укытучыларның бүген "Актаныш таңнары" газетасына язылганлык турындагы квитанцияләрен бүген китереп бетерүләрен хәбәр итте:

              - Укытучылар газета турында бары яхшы фикерләрен генә әйтә. Күпләр почта хезмәткәрләре аша язылды. Мин үзем "Актаныш таңнары"на электрон рәвештә язылдым.  

               Иң мөһиме бу көннәрдә подписка бәясе төште, гадәттәгедән 100 сумга очсызрак бәягә- 783 сум урынына 687 сумга гына язылдым. Барлык райондашларны абунәчеләр ункөнлегендә шушы мөмкинлектән файдаланырга чакырам.

             

Илназ Шәрипов билгеләп үткәнчә, "Актаныш таңнары" газетасына электрон рәвештә дә язылып була. "Россия почтасы" сылтамасын бирегә урнаштырабыз- https://clck.ru/ekCBM. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев