Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Китап» радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны белән Актанышка бара

Концертта татар эстрадасы артистлары – Фәрит Низамиев, Зәринә Хәсәншина, шагыйрә Сәйлән, алып баручылар – Ильяс Шәрипов һәм Лилия Кадыйрова чыгыш ясаячак.

 Иртәгә «Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...» дип исемләнгән концертын Актанышта куя. Бәйрәм Мәдәният йорты янында 18.00 сәгатьтә башлана. Концертта татар эстрадасы артистлары – Фәрит Низамиев, Зәринә Хәсәншина, шагыйрә Сәйлән, алып баручылар – Ильяс Шәрипов һәм Лилия Кадыйрова чыгыш ясаячак.

 

«Быел 26 июньнән башлап, башкалабызда 98,6 FM ешлыгында яңгыраган «Китап» милли радиосы республиканың район һәм шәһәрләрендә әдәби-музыкаль автомарафонга башлап җибәрде. Урамнарын бу җәйдә «яшел» концертлар гөрләтәчәк кала һәм салаларның төгәл исемлеге әлегә юк. Чөнки әлеге исемлекне тамашачылар, радиотыңлаучылар үзләре төзи», - диелә «Китап» радиосы матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

Ике ай ярым вакыт дәвамында «Китап» радиосының махсус тавыш аппаратурасы ярдәмендә «җырлап» йөрүче «сәидәле» легендар автобусы, җырчы, алып баручы, музыкантлар белән республиканың район, авыл һәм шәһәрләрен урап кайтырга, Казанның берничә паркында һәм сәүдә үзәге тирәсендә урам концертлары бирергә ниятли.

 

Матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, үз төбәгендә «Китап» радиосы концертын күрәсе килүчеләр «Китап» радиосының аккаунтларына кереп, үз авылы, бистәсе, каласы өчен тавыш бирә ала. «Кая чакыралар, шунда барабыз! Әлегә рейтингны Актаныш белән Сарман җитәкли. Автомарафон икенче тапкыр оештырыла», - диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.

 

Оештырыучылар әйтүенчә, Башкортстан һәм Татарстанда узган елгы автомарафоннан аермалы буларак, быел концерт программасына нәфис сүз осталары, җырчылар башкаруында шигъри һәм музыкаль чыгышлар кертелгән. Һәр концертны диярлек мари, чуваш яки удмурт телендә чыгыш ясаучы нәфис сүз осталары, фольклор коллективлары бизәр дип көтелә.

 

Проектның төп максаты – «Китап радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан радио Китап