Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Китәргә дә өлгермәдең, без сине инде сагынабыз, Рамазан: Актанышта Ураза гаете бәйрәменнән репортаж

Бүген Актаныш районы мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары үтә. Районыбызда төп бәйрәм чарасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында Җәмигъ мәчетендә узды.

Бүгенге Ураза гаете районыбыз мәчетләрендә 6.00 сәгатьтә башланды.

 

Районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин барлык мөселман кардәшләребезне Ураза ае тәмамлану уңаеннан изге теләкләрен ирештерде.

Гает бәйрәме Коръән аятьләрен укып башланды һәм вәгазьләр белән дәвам итте.  Руслан хәзрәт Изге Рамазан аеның һәм ураза тотуның зур әһәмиятен билгеләп үтте, Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерде. 

Бәйрәм сөенечен уртаклашырга килгән Ленар Зарипов мөселман кардәшләребезне Рамазан гаете белән котлады:

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар,- диде Ленар Рафак улы.
 

 

Гает намазын укырга килүчеләр арасында районыбызның төрле һөнәр ияләре, җитәкчеләр, өлкәннәр белән беррәттән яшьләр, балаларның да булуы куанычлы хисләр уята.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев