Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КОРОНАВИРУСКА КАРШЫ БУШЛАЙ ДАРУЛАРНЫ КЕМНӘР АЛАЧАК?

Даруларны шәфкать туташы яисә волонтерлар китерәчәк.

18 ноябрьдән Рәсәйдә, шул исәптән Татарстанда да коронавирус инфекциясе белән авыручыларга һәм шушы авыруга шиге булучыларга амбулатор дәвалану өчен ташламалы дарулар бирелә башлый. Моның өчен Рәсәй Федерациясенең резерв фондыннан 5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 146 миллион 800 мең сумы Татарстанга туры килә. Аны шәһәр һәм районнарга шул җирлекнең хастаханәләренә беркетелгән кеше санына карап бүләчәкләр. 

Безнең районда яшәүче, коронавирус белән авыручы һәм аңа шиге булган пациентларның да  дәвалану өчен исемлеккә кергән даруларны алу мөмкинлеге булачак. Әмма аның үзенең таләпләре һәм тәртибе бар. Болар хакында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев тулырак аңлатып үтте. 

– 18 ноябрьдән авыручыларга бушлай даруларга рецептлар яза башладык. Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус боерыгы нигезендә COVID-19 белән авыручыларга бушлай бирелүче дарулар исемлегенә 12 төрле препарат кергән. Алар арасында антибиотиклар, вируска каршы, гормональ, антиоагулянтлар, ягъни кан сыекландыручы дарулар бар. Хәзерге көндә 73 нче санлы үзәк даруханәдә әлеге исемлеккә кергән 5 төрле дару бар. Калганнары да әкренләп кайтып бетәчәк. 

– Әлеге даруларны кемнәр ала алачак?

– Даруларны дүрт төрле категория буенча дәваланучылар алачак. Беренчесе – тест ярдәмендә COVID-19 авыруы ачыкланучылар. Икенчесе – компьютер томографиясе ярдәмендә коронавирус авыруы ачыкланучылар. Өченчесе – рентген аша вируслы пневмония диагнозы куелучылар. Дүртенчесе – температуралары күтәрелеп, хәлсезлек, коры ютәл, тын җитмәү, тәм һәм ис сизмәү кебек билгеләре булган, табиб махсус дәвалану билгеләгән авырулар. Бу урында шуны да әйтергә кирәк, коронавирус белән авыручыларны җиңел, уртача, авыр хәлдә авыручыларга бүләбез. Авыр хәлдәге авыруларны Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрәбез. Ә җиңел һәм уртача дәрәҗәдәге авыручылар өйдә дәвалана. Бушлай дарулар да нәкъ менә өйдә дәваланучыларга, даруларны үз вакытында куллансыннар дигән максаттан бирелә. 

– Алда телгә алган дүрт категориянең берсенә кергән авыручылар бу даруларны кайдан алачак? Рецептны кем яза?

– Авыру иң элек фильтр-бокска килә. Анда аны табиб карый. Шуннан авыруның хәленә карап, алда телгә алган дүрт категориянең берсенә туры килгән очракта, бушлай дарулар алуга рецепт  бирә. Рецептны участок табиблары да яза ала. Ул рецептлар үзәк даруханәгә тапшырыла. 

– Даруларны күпме аралыкта алырга була?

– Чирләүчеләр даруханәдән үзләре даруларны барып ала алмыйлар! Аларга даруларны 36 сәгать эчендә я шәфкать туташлары, яисә волонтерлар алып килеп бирәчәкләр. Дарулар килеп җитмәс дип борчылырга кирәкми. Чөнки үзәк хастаханәдә рецепт кем исеменә язылган һәм нинди дарулар икәне даруханәдә күренеп торачак. Ә авыруның даруларны кабул итүен гомум-гамәли табиблары күзәтүдә тотачак. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, дарулар һәр авыруга шәхси якын килеп, барлык тикшерүләрне үткәннән соң гына билгеләнәчәк. Исемлеккә кергән 12 төрле даруны һәр кеше ала дигән сүз түгел. Чөнки бер кешегә бер төрле, икенче кешегә икенче төрле дару ярамаска мөмкин.  

– Авылларда яшәүчеләргә даруларны кем тапшыра?

– Анысы, мөгаен, авыллардагы шәфкать туташлары аша булыр, дибез. Бу әле яңа гына кереп килүче программа. Ныклап өйрәнеп тә, көйләнеп тә бетмәгән. 

Айдар Хәев билгеләп үткәнчә, моның буенча авыручылардан моң-зарлар күп булачак. Ләкин коронавирус белән авыручылар ул даруларны алыр дип ышанабыз. Башкаларга чирләргә язмасын дип кенә телисе кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш коронавирус