Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КОТЛЫЙБЫЗ: Актаныш гүзәлләре “Актаныш-информ”ның “Тимер ат” автомойкасына сертификатлар отты

"Актаныш-информ" үзенең дуслары арасында уен (розыгрыш) игълан иткән иде.

           Таләп буенча, җиңүчеләр "Актаныш-информ"ның ВК сайтындагы берләшмәсенә һәм телеграмм-каналга теркәлгән булырга тиеш. Тагын бер шарт- әлеге уен турындагы белдерүгә лайклар кую, комментарийлар язу һәм репост ясау.


              Бүген, алдан вәгъдә иткәнчә, 18 март көнне, 14 сәгать 30 минутта "Актаныш-информ"ның ВК челтәрендә, туры эфирда  (видеоны туры эфир сүзенә басып карый аласыз) уеныбызны уздырдык һәм очраклы җиңүчене билгеләү генераторы белән сертификат ияләрен ачыкладык.

           Катнашучылар арасында ир-егетләр дә булуга карамастан, 3 җиңүче дә гүзәл затлар!

Ализә Галиева, Рәсимә Саматова,

Лилия Ситдикова исемле подписчикларыбыз

"Тимер ат" автомобиль юу салоны сертификатына лаек булдылар.             

                     Җиңүчеләребез "Тимер ат" автомобиль юу салонында үзләренең машиналарын, я булмаса ирләренең автомобильләрен бушлай бер тапкыр юдыртып, чистартып, матурлап алып чыга алачаклар. 
               Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне бүләкләрегезне алырга мөхәррияттә көтәбез!

            Бүгенге уеныбызның иганәчесе Эдуард Исламовка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев