Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кулланучы әлифбасы: Интернеттан орлык алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Хәзерге заманда кешеләр вакытларын янда калдыру максатыннан, күп нәрсәне Интернеттан гына заказ биреп кайтарта. Шул исәптән, орлыкларны да.

                               Интернет кибетләрдән орлыклар сатып алуның уңай ягы — моны өйдән чыкмыйча гына эшли алуда. Тик моның минуслары да бар. Мисалга, мошенниклар белән очрашырга мөмкинсез.


                               Орлыкларны дөрес сайлар өчен аны ясаучы, сатучы һәм китереп бирүчегә игътибар итәргә кирәк. Шулай ук тәкъдим ителгән продукциянең һәм хезмәтнең сыйфаты нинди булу да мөһим. Моны белү өчен оешма хакында Интернетта бераз мәгълүмат җыю да җитә.
Сезгә орлык сата торган оешманың исеме, адресы, җитештерүченең яисә импортерның контактлары күрсәтелгән булырга тиеш.
Орлыкның исеме, сорты язылганмы-юкмы икәненә дә игътибар итегез. Партия номеры, уңыш елы, орлыкларны кайчан савытларга салганнар, нинди авырлыкта булулары, орлыкларны саклауның техник шартлары- болар барысы да күрсәтелгән булырга тиеш.


                               Шулай ук “кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон нигезендә, товар китергән вакытта сатып алучыга товар хакындагы мәгълүмат, кире кайтару шартлары кәгазьдә язып тапшырылырга тиеш.
                               Кулланучы товарны кулына алганчы теләсә кайсы вакытта анардан баш тартырга хокуклы. Ә сатып алучыга тапшырылганнан соң орлыкларны җиде көн эчендә сатучыга кире кайтарырга ярый.
                               Әгәр дә сез Интернеттан орлыкка заказ биреп, аны сезгә тапшырганда язма формада товарны кире кайтару шартлары хәбәр ителми икән, товарны өч ай эчендә сатучыга кире кайтарып бирә аласыз. Товарның кыяфәте һәм куллану өчен барлык сыйфатлары да сакланган булу шарт.
Шул ук вакытта сатып алучы сыйфатсыз товарны сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.
Килеп туган сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына белгечләргә 8(8552) 71-43-03 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Татарстан яңалыклары Яңалыклары