Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кыш нинди булачак?

Бүген кышның тәүге көне. Аның ничек киләсен әле дә абайлап бетереп булмый. Берәүләр җылы булыр, икенчеләр зәһәр суык булачак дип фаразлый. Инде ничек килсә дә, хәере белән килсен. Без инде, гадәттәгечә, халык сынамышларына карап юрарбыз.

Кояш баткач, һавадагы кызыллык озак торса, көн аяз булыр.

Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

Томан төшсә, артыннан явым булыр.

Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

Кыш көне җепшек буласы булса, тоз юеш булыр.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.

Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килә.

Бүген мәче тырнаша: буран булыр.

Каз аягын күтәреп торса, салкын була.

Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.

Песи мич башына менеп ятса, суык; идәнгә ятса, җылы була.

Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.

Эт карда аунаса, көн аяз булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш