Ленар Зарипов районыбызның алдынгы укучыларына: 2025 ел- Җиңү елы булсын!
Бүген Актаныш районы башлыгының чыршы бәйрәмендә районыбызның уку алдынгылары, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде.
Актаныш районы башлыгының чыршы бәйрәменә 100 укучы чакырылган иде. Алдынгыларга Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараена аяк басу белән күчтәнәч каплары тапшырдылар. Укучылар залга үтүгә сихри, матур манзаралы кичә-бәйрәм башланып китте.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов уку, мәдәният, спортта югары үрләргә ирешкән укучыларыбызга, аларны шушы дәрәҗәгә ирештергән укытучыларга рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде. 2025 елның Җиңү елы булуын теләде:
Сез- бәхетле балалар! Районыбызның, республикабызның киләчәге-сезнең кулларда! 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Егетләребезнең батырлыгы, аларның чын батырлар икәнлеге сез буыннан буынга, бездән соң да тапшырырга тиеш. Батырларыбыз турында сөйләп, аларга дан җырлап, Җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуларын телик. Сезгә тырышлыгыгыз, яңалыкка омтылуыгыз өчен зур рәхмәт! Яулаган үрләрегез белән канәгатьләнмәгез, алдыгызга ирешә торган максатлар куегыз, ирешә торган булмаса, ул фантастика гына булып кала.
Һәр уңышыгыз артында укытучыларыгыз, остазларыгыз тора. Хөрмәтле укытучылар! Сезгә җаныгызны, тәнегезне биреп укучыларны дөрес юнәлештә тәрбияләвегез өчен зур рәхмәт!
2025 ел 1945 ел кебек Җиңү елы булсын иде. Райондашларыбыз җиңү белән кайтып, барлык бәйрәмнәрне дә бергәләп, гаиләләре янәшәсендә каршыларга язсын! Яңа 2025 ел могҗизалар, көтелмәгән шатлыклар, матур вакыйгалар алып килсен! Яңа ел-тынычлык елы булсын!- дип, Ленар Зарипов иң изге теләкләрен җиткерде.
Алдынгы укучылар өчен Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары кызыклы, мавыктыргыч ял итү программасы әзерләгән.
Укучылар мобиль телефон дөньясыннан аерылып рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Пират, Убырлы, Кащей-бессмертный, Кар патшабикәсе, Кар кызы һәм аның энесенең сорауларына җавап бирделәр, биеделәр, җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев