Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район башлыгы Ленар Зарипов тормыш иптәше Гөлнар ханым белән 619 нчы сайлау участогында тавыш бирде

619 нчы сайлау участогы районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараена урнашкан.

Сайлау участогы җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов комиссия әгъзаларының Россия Федерациясе президентын сайлауларга ныклы әзерлек белән килүен әйтте. Сайлау участогы иртәнге 7.00 сәгатьтә үз ишекләрен ачты. 8.00 сәгатьтә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән сайлауларга старт бирелде.

Сайлаучылар паспортлары белән адреслары буенча сайлау бюльлетеньнәре алып кабиналарда тамгалаганда, урналарга салганда мәдәният сарае фойесында җырчы артистларыбыз туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләре белән сугарылган җырлар башкарды.

 Комиссия членнары гаилә белән сайлауга килүчеләргә махсус браслетлар тактылар.  Беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә дә махсус бүләкләр әзерләнгән иде. Әлеге участокта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хатыны Гөлнар ханым белән үз тавышларын бирде.

Ленар Рафакович актанышлыларның гражанлык бурычларын үтәүгә җаваплы караячагына ышанычын белдерде. 

Ләйсән Газизова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев