Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Россиядә пенсия һәм минималь хезмәт хакы күләмен күтәрәчәкләр

       Россиядә 2022 елда яшәү минимумы, минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм пенсия күләме артачак. Бу турыда Президент Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышында әйтте.

 

 

 

          1 июньнән эшләмәгән пенсионерлар өчен пенсия күләме 10% ка артачак. Уртача алганда, пенсионерлар 19,3 мең сум алачаклар.

 

          1 июньнән яшәү минимумы да 10% ка артачак (кешегә яшәр өчен кирәк булган минималь продуктлар һәм көнкүреш товарлары бәясе, ташламалар күләме бу күрсәткечкә бәйле - ред.). Илдә уртача яшәү минимумы 13,9 мең сум булачак.

             1 июльдән минималь хезмәт хакы 10% ка артып, уртача 15,2 мең сумны тәшкил итәчәк.
           1 июльдән шулай ук хатын-кыз хәрбиләргә 1,5 яшькә кадәр бала карау өчен пособие күләме икеләтә артачак. Аларга аена 31 мең сум акча түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев