26 май 2022 яңалыклары
-
Аккүз ФАП мөдире Ләйсән Анамова «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинанты
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Район ветераннары пионер дружина Советының тантаналы линейкасын уздырды
Быел Пионерия барлыкка килүгә 100 ел тулды. Районыбызда әлеге уңайдан күптөрле чаралар оештырылды. Район ветераннары да юбилей бәйрәменнән читтә калмады. Бүген аскы актаныштагы ветераннар йортында пионер дружинасы Советының тантаналы линейкасын уздырды.
-
Актаныш "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында яшелләнә
Районыбызда 30 апрельдән “Хәтер бакчасы” акциясе дәвам итә. Әлеге акциягә барлык авыл җирләре дә кушылды. “Хәтер бакчасы”на старт биреп Иске Байсар урманында 2 гектарда нарат үсетеләре утыртылды. 8 мең данә яшь наратны хәзер тәрбияләп, җил-яңгырдан саклап үстерәсе генә бар. Байсар авылының үзендә дә әлеге саф һава чыганагы урманарга ямь биреп утырачак. Өлкәннәр, балалар, авыл халкы бердәм булып 1100 төп үсентене туфракка утырта.
-
"Актаныш таңнары" газетасына язылган өч абунәчебез 1 айлык чебигә ия булды
"Актаныш таңнары" газетасы үзенең абунәчеләре арасында отышларны еш үткәрә, бүләкләр дә һәрвакыт саллы һәм кирәкле. Бүген ун чеби уйнаттык. Әлеге отышта 1 апрельдән 25 майга кадәр язылу 262 абунәче катнашты.
-
"Актаныш-информ"ның ВК челтәрендә туры эфирда 9.00 сәгатьтә "Актаныш таңнары" 1 айлык унар чеби уйната
Безнең отышны карау өчен ВК челтәренә рәхим итегез.
-
Россиядә пенсия һәм минималь хезмәт хакы күләмен күтәрәчәкләр
Россиядә 2022 елда яшәү минимумы, минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм пенсия күләме артачак. Бу турыда Президент Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышында әйтте.