Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Сабантуй-2022: Милли бәйрәмебезгә бүләк җыюлар гөрли

Бу көннәрдә районыбыз халкы милли бәйрәмебез батырларына күңел җылысын кушып әзерләгән бүләкләрен тапшыра.

               Авылларның активлары, мәдәният хезмәткәрләре Сабан туена бүләк җыю йоласын саклап, олысын-кечесен җилкетеп урам бәйрәмнәре оештыра.

               Җигүле атлар матур итеп бизәлгән, яшел печән түшәлгән арбага иң беренче чиратта гармунчы, аннан кала, милли киемнәрдән кызлар –егетләр утырып авылны әйләнәләр, Сабан туе якынлашканын искәртәләр.

Уңган апа-җиңгиләр җыр-моң тавышын ишетүгә алдан әзерләп куйган бүләкләрен изге теләкләр теләп Сабантуй колгасына бәйлиләр.

Гармунчының дәртле көенә биеми түзеп буламы, бүләк тапшыру эчкерсез, күңелле, яшьлек һәм бәхет бәйрәме ул.

Богады, Чалманарат һәм Яңа Әлем авылы халкының бүләк тапшыру йоласы безнең фото һәм видеомизгелләрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев