Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

САЙЛАУГА-ТУЙ КӨНЕНДӘ: Тимур һәм Чулпан Галимәрдәновлар ЗАГСтан соң үз тавышларын бирде

Бүген, 18 сентябрь, Дәүләт Думасына сайлаулар көне Тимур һәм Чулпан Галимәрдәновлар өчен аеруча истәлекле. Бердән никахларын законлы рәсмиләштерсәләр, икенчедән алдан сайлауларда катнаштылар.

Тимур Актаныш авылында яши, ул теркәлгән йорт  630 нчы сайлау участогына карый. Яшь парлар сайлау участогына килеп керүгә бәйрәм рухы барлыкка килде. Башка сайлаучылар да кияү белән кәләшне котлап изге теләкләрен җиткерделәр. Барлык сайлаучыларны каршы алган кебек сайлау комиссиясе әгъзалары Тимур белән Чулпанның температурасын үлчәде, кулларын зарарсызландырды. Битлекләрен кигәннән соң яңа гына ир һәм хатын статусын алган парлар залга үттеләр.  Яшьләр, үз фикерләрен белдергәч, бюльлетеньнәрен урнага салды:
-    Туй көне булса да, сайлауны калдырмадык, хәзер мин дә, дусларым һәм башка туганнар да сайлауга барып үз тавышыбызны бирдек,-ди яшь ир Тимур. 
Аның сүзен хатыны Чулпан да куәтли:
-    Сайлауда киләчәгебез хәл ителә, шуңа күрә сайлауга килдек, -дип фикерләре белән уртаклашты кәләш. 
630нчы сайлау участогында сайлаучыларны каршылап урамнан ук дәртле музыка ишетелеп тора, Галимәрдәновлар кергәндә махсус “Туй җыры”н яңгыраттылар. 
-    Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 630 нчы сайлау участогына 777 сайлаучы теркәлгән. Ике көндә барлык сайлаучыларның 38 проценты мөһим чарада катнашты. Халык бик актив килә. Бүген беренче тапкыр сайлаучыбыз да булды, 2 санлы Актаныш мәктәбеннән шушы көннәрдә 18 яшен тутырган Тимур Мирзашәрипов үзенең гражданлык бурычын зур горурлык хисләре белән сайлап китте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев