Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиешле Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Габдрахманов истәлеге мәңгеләштерелде

Бүген Түбән Гәрәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Габдрахманов истәлегенә хәтер тактасы куелды. Ибраһим Габдрахман улы Габдрахманов - Бөек Ватан сугышы елларында алты тапкыр яраланып зур батырлыклар кылган райондашыбыз. Аңа илебезнең иң зур бүләге Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш булса да, ниндидер сәбәпләр аркасында хөкүмәт бүләге тапшырылмый кала.

                Бүген Югары Гәрәй авылында Бөек Ватан сугышы яугирләренең исемен мәңгеләштереп һәйкәл-обелиск ачылды. Әлеге истәлекле тантанага Түбән Гәрәй авылында туып-үскән, шуннан Бөек Ватан сугышына киткән ветеран Габдрахманов Ибраһим габдрахман улының дәвамчылары да чакырылган иде. Бу гаилә әгъзаларының бәйрәмдә катнашуы бер дә юкка түгел. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылаган көннәрдә Ибраһим Габрахмановка Түбән Гәрәйдә мемориаль такта куелды.

            Ибраһим Габдрахманов Бөек Ватан сугышында алты тапкыр яралана, алты тапкырыннан соң да савыгып янә ут эченә керә. 1945 елның 14 гыйнварында  Польшада, Висла елгасының көнбатыш ярында урнашкан дошман оборонасын өзгәндә һәм Радом тауларын азат иткәндә шәхси коралы белән 19 немец солдатын юк итә. Шәхси мисалы белән рота сугышчыларын рухландыра. Шушы батырлыгы өчен "Кызыл Йолдыз" орденына лаек була. 

              16 апрельдә исә Берлинга һөҗүм сугышларында Лебус шәһәре плацдармыннан дошманга 7 километр буена йөҗүм ясый. Дошман көчле каршылык күсәтүгә карамастан, Ибраһим төнлә ут нокталарына йөри, 20 фашистны берүзе әсирлеккә ала. Шул рәвешле пехотага алга барырга мөмкинлек бирә. Сугышта рота командиры яралангач, рота белән җитәкчелек итә. Бу кыска гына чорда 65 немец солдатын һәм офицерын юк итә. Өлкән сержант Габдрахманов бу батырлыгы өчен "Советлар Союзы Герое" исеменә тәкъдим ителә. Кызганыч, бу хакта Ибраһим Габдрахмановның оныкларына гына белергә язган икән.

2016 елда районыбызга "Хәтер китабы"н төзүче, тарихчы, эзтабар Михаил Черепанов килгәч райондашларыбыз батыр улы турындагы чын дөреслекне белә. Михаил Валерьевич архив документлары белән таныштыра. Гадрахманов Ибраһимның Советлар Союзы Герое исеменә лаек икәнлеге аның сугышчан юлында да ачык чагыла. Ул Мәскәү, Беларусь, Варшава, Чехословакиянең утлы юллары һәм еллары аша Берлинга кадәр барып җитә. Ибраһим ага "Кызыл Йолдыз" һәм "Кызыл Байрак" орденнары, "Кыюлык өчен" медале иясе. 

         Ибраһим ага шат күңелле, күтәренке рухлы, матур күңелле кеше булган. Бу хакта аны күреп-белгән райондашлар хәзер дә искә ала. Инде олыгаеп,чәчләренә чал кергән оныклары бүгенге тантаналы очрашуда истәлекләре белән уртаклаштылар.

"Бик яратып,сагынып бабыкайларга бара идек. Өстәллләре һәрвакыт мул булыр иде. Каядыр барса күп итеп күчтәнәч алып кайта иде дә,урамдагы һәр баланы сыйлар иде", дип Ибраһим Габдрахмановның юмартлыгы, киң күңеллелеге турында сөйләделәр. 

            1906 елда туган Ибраһим Габдрахманов сугышка кадәр туган авылында хисапчы булып эшли. Сугыштан кайткач та җаваплы вазыйфалар башкара. 1982 елда вафат була. Оныклары бабаларының исемен мәңгеләштергән өчен район,авыл җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр. Истәлек тактасы Түбән Гәрәй мәчете янындагы һәйкәл-обелиск янәшәсенә урнаштырылган. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев