Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татар Суыксуына ни булган?

Россиядә, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала алкогольдән үлүчеләр саны өченче урында тора. Даими рәвештә эчкечелек белән мавыгып, аңын җуйган, яшәү мәгънәсен югалтканнарга ничек ярдәм итәргә? Кул селтәп, фаҗига булганын көтеп яшәү мөмкин түгел. Аракы сөреме белән акылы томаланган кеше атасын да, анасын да белми. Аракылы савыт төбендә үзенә тынычлык, проблемалардан качу юлын таба ул. Кызганыч, аларның күбесе үз-үзенә кул салып тәмамлый. Бүгенге көндә шундый аяныч хәлне Татар Суыксу җирлегендә күзәтергә була.

Соңгы елларда биредә, аеруча Татар һәм Мари Суыксу авылларында онкология һәм эчкечелек нәтиҗәсендә халык саны күзгә күренеп кими. 2020 елда җирлектә 5 бала туган, 55 кеше вафат булган (аларның 8е – эш яшендәгеләр). 2021 елда 11 бала туган, шулай ук 55 кеше вафат булган. Аларның 33е – 80 яшьтән өлкәнерәкләр, 9ы – эш яшендәгеләр, 3 кеше – онкология, 4 кеше алкоголь эчемлек куллану нәтиҗәсендә - үз-үзенә кул салып һәм саксызлык аркасында янгын нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашкан. 2022 елга чыккач та инде эш яшендәге 4 кеше алкоголь куллану нәтиҗәсендә вафат булган. Сагайтырлык саннар бу.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү һәм вазгыятне уңай якка үзгәртү нияте белән 14 март көнне җирлектә, район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә, җирлек активы, район үзәк хастаханә, социаль яклау бүлеге, полиция участок вәкиле, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе әгъзалары катнашында җитди сөйләшү узды.

Татар һәм Мари Суыксу, Карт, Яңа Кормаш, исемнәре картадан җуелып килгән Югары һәм Түбән Карач авылларын берләштергән, гөрләп торган мәктәпләре, милли ансамбльләре, үзләренең хастаханәсе, еракларга дан тоткан шифаханәсе булган зур җирлектә ни өчен күпләп халык кырыла? Ни өчен яшь – әле яңа гына 35, 40 яше тулган, җир җимертеп эшләрлек ир-атлар үз-үзләренә кул салып бауга менә? Япь-яшь хатын-кызлар шешәгә ябышып гаиләләрен тарката? Сораулар күп... Хәер, җавабын да ерак эзлисе юктыр.

Бүгенге көндә җирлектә 5 кибеттә алкоголь эчемлекләр сатыла. Аның 4 се Татар һәм Мари Суыксу авылларында. Җирле халыкка эшлим дисә, тотып эшләргә җүнле-башлы оешмасы, хуҗалыгы юк. Иренмәгәннәр мал асрый, калганнар – җан. Аннан-моннан акча юнәтеп көн күрәләр биредә. Нишләсен халык, бер эшсезлеккә ияләнгән кешене эшләтү авыр ул. Булганын шул кибеткә барып шешәгә алыштыра. “Кибетләрдә хәмер алган авылдашларны күргәч, “Туктале, башка кирәк-ярак ал. Бу сиңа кирәкми” дип шешәне кулыннан тартып алып, кире сатучыга биреп йөргән чаклар да булгалады. Сөйләшеп тә карыйбыз, дәваларга да каршы түгел, әмма әлегә нәтиҗәсез” ди җирлек башлыгы Гүзәлия Хәмматуллина.

Эчкечелек – начар гадәт түгел, авыру ул. Җинаятьчелекнең төп нигезе дип әйтсәк тә арттыру булмас. Сөйләшү барышында биредәге башка көнүзәк мәсьәләләр дә өскә калыкты. Бүгенге көндә азгынлыкны тыю өчен полициянең дә мөмкинлеге чикле. Бердән –бер полиция участок вәкиле Пучыдан алып Тат. Ямалы авылына кадәр территориядә тәртип саклый. Җитешеп, җинаятьләрне кисәтер өчен аның физик мөмкинлеге юк икәне көн кебек ачык.

Җирлекнең киләчәген шик астына куйган көнүзәк мәсьәләне уңай хәл итү максатыннан оешкан сөйләшүдә әлегә шактый сораулар ачык калды. Әлбәттә, бердәм булып тотынганда вазгыять уңай якка үзгәрер дигән өмет бар. Иң әүвәл эчкечелек юлына баскан кешеләрнең хәлен, тайгак сукмакка илткән сәбәпләрне ачыклау шарт. Әлбәттә, кибеттә хәмер сатуны тыю да ике яклы тәэсир итәргә мөмкин. Моны һәркем яхшы аңлый һәм бу

мәсьәләнең эчтәлегенә кереп торуны кирәк санамыйм. Һәркем үз акылына килеп, туры юлга басса гына. Шушы вакытта аларга кул сузып, ярдәм итү – безнең бурыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев