Татарстан Иҗтимагый палатасы "Көндәлек тормыштагы стрессны ничек җиңәргә?" темасына кайнар линия үткәрә
Хөрмәтле райондашлар!
Иртәгә, 8 апрельдә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр "Көндәлек тормыштагы стрессны ничек җиңәргә" исеме астында кайнар линия эшли. Сорауларыгызны 8 (800) 350-44-72 телефонына шалтыратып бирә аласыз.
Кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының Сәламәтлек саклау һәм Экология буенча комиссия рәисләре катнашачак.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет кабул итү системасы аша да теркәп алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев