Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Түбәләрдән кар-боз төшерүче эшчеләр хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтиме?

Түбәләрне кардан һәм боздан чистарту эшенә чыгарылган эшчеләргә хезмәтне саклау буенча инструкция аңлатылырга, эчке хезмәт тәртибе, янгын куркынычсызлыгы, санитар кагыйдәләр таныштырылырга тиеш. Шулай ук түбәдәге карларны чистартучылар махсус кием-салым, аяк киеме белән тәэмин ителгәнме- хезмәт куркынычсызлыгы инспекциясе куйган таләпләр бу.

           Актанышта аеруча куркыныч саналган күпфатирлы йорт, бина түбәләрен Альберт Галимов җитәкчелегендәге “Ремстройдом” эшчеләре чистарта.

        “Яран” ТМШ җитәкчесе   Илшат ХуҗахмәтовБез әлеге оешмага кар чистартуда ярдәм сорап гариза юлладык. “Ремстройдом” оешмасыннан бу юнәлештә махсус укытылган 2 эшче килеп атна башыннан йорт түбәләрен кардан, боздан чистартты. Түбәгә менү өчен оешманың махсус техникасы- манипуляторы бар. Эшчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, башларына каска киеп эшләделәр. Бу атнада аеруча куркыныч зоналар чистартылып бетәчәк”,- диде Илшат Хуҗахмәтов.

           Актаныш авылындагы куркыныч зоналарга 1,2, 4 кварталдагы, үзәк хастаханә янындагы берничә йорт керә. 
          Хөрмәтле авылдашлар, түбәдән кар төшү куркынычы зур булган урыннарда сак булуыгыз, бигрәк тә бу йорт, бина яннарына балаларны җибәрмәвегез, күрсәгез, бу зонадан тиз арада китәргә кушуыгыз сорала.

Реклама

          Саклык кагыйдәләре белән шушы сылтамага кереп танышыгыз http://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/sak-bulygyz-tblrdn-kar-ishel-kurkynychy-zur!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев