Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ТҮБӘН КАМАДА:Актанышыбыз көне!

Районыбызның яшь талантлары нефть һәм газ сәнәгате үзәгендә яшәүчеләргә зур концерт программасы тәкъдим ителде. Концерт алдыннан районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов шәһәр җитәкчелеген районыбызның яшь эшмәкәрләре эшчәнлеге белән таныштырды.

                                       Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов район башлыгы Энгель Фәттаховка балаларның сәләтен ачу һәм үстерү, талантларны халыкка танытудагы искиткеч зур хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Энгель Нәвап улы:

Йөргән таш шомара, балалар төрле сәхнәләрдә чыгыш ясап, тамашачыларның алкышларын күреп тагы да үсә, тырышыбрак җырлый, бии башлый. Шуңа да йолдызларыбызны сезгә алып килдек

                                       Түбән Кама шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыятен җитәкләүче Фирдәвис Ханов мондый очрашуларны шәһәр халкының көтеп алуын билгеләп үтте. Түбән Кама тамашачысы Актанышыбызның яшь җырчы, биючеләрен, курайчыларын, нәфис сүз осталарының һәр чыгышын көчле алкышларга күмеп сәхнә артына озатты. 

                                       "Йолдызлар балкышы"на рәхмәт сүзләре мулдан яңгырады!

     Руслан Усманов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Актаныш районы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш яңалыклары Мәдәният Татарстан Республикасы Сәнгать Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Мәдәни балкыш Актаныш сулышы Җыр Моң