Актаныш сулышы тег белән яңалыклар
-
Хәерле иртә, дөнья, исәнмесез, безнең дусларыбыз!
Хәерле хезмәт атналары булсын, райондашлар! Исәнмесез, иртәшләр! Бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек телибез! Алдагы атнада да тагы да кызыклырак репортажлар, мәкаләләр, әңгәмәләр һәм видеосюжетлар көтелә. Бергә булыйк, бергә калыйк!
-
"Саумы, дөнья!", исәнмесез, дусларыбыз!
Хәерле сәгатьтә, райондашлар! Исәнме, Актаныш! Халыкара гаилә көне котлы булсын, бәхетләрегез тулып торсын! Җиһанда җәй хөкем итә. Бөтен дөнья ямьгә төренгән. Актанышыбыз урамнары буйлап барганда да, иң беренче чиратта, яшеллеккә игътибар итәсең.
-
АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе(БЕЗНЕҢ ВИДЕОСЮЖЕТ)
Гаилә мәктәбе дәресләре Актаныш ЗАГСЫ бүлеге һәм аның җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева тырышлыгы, инициативасы белән уза. Ул даими рәвештә бара. Биредә районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, тәҗрибәле психолог, шәрәфле шәхес Фәһимә Шәйгәрданова, җирлекнең мөслимәләр оешмасы һәм яшь буын вәкилләре катнаша.
-
Җыр-моң бүләк иттеләр, колоннаны әйдәделәр(+АКТАНЫШНЫҢ НУРЛЫ ЙӨЗЛӘРЕ-БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖДА)
"Үлемсез полк" акциясе Актаныш җирлегенең үзәк урамнарыннан, Ленина проспектыннан үтеп Җиңү паркына барып тоташты. Алдан "УАЗ" арбасында мәдәният хезмәткәрләре Алмазия Хаҗиева һәм Рөстәм Мусин нәфис сөйләмнәре, Ватанпәрвәрлек хакында җырлар белән колоннадагы халыкның рух күтәренкелеген тәэмин иттеләр. Бу көнне безнең сайт, социаль челтәрләр буенча иҗади төркемебез:Ләйсән ГАЗИЗОВА, Юлай НИЗАЕВ һәм Раил ХАРИСОВ эшләделәр. Кичәге һәм бүгенге материалларыбыз, иң халыкчан яңалыкларыбыз һәм фотомизгелләребез монда урын алган.
-
«Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар...» (хикәя)
– Эшләр шәп түгел бит әле, малай... Шушында яткан килеш кенә үләрмен, ахры...
-
Актанышта – Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы(+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Илебездә кебек үк, Актанышта да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур, тантаналы чаралар узды. Аларны безнең мөхәрриятнең фотохәбәрчесе Раил Харисов тарих сәхифәләренә теркәп барды. Иҗади төркемебез бәйрәмнән кызу һәм җитез репортажлар ясады.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 10 май!
Исәнме, Актаныш! Күңелегез матур гөлләр булып чәчәк атсын. Йөрәгегез сөю-наздан тулып торсын, ә көткән хыялларыгыз чынга ашсыннар! Сишәмбе иртәсе хәерле булсын, дуслар! Сезгә күңелле мәшәкатьләр, көтелмәгән сөенечләр, яхшы хәбәрләр, кабатланмас мизгелләр, күтәренке кәеф бүләк итсен. Сау-сәламәт булыгыз!
-
"АГЫЙДЕЛ" АНСАМБЛЕ - 2 ЮБИЛЕЕН КАРШЫ АЛА: Яңа максатлар белән алга бара!(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүгенге бәйрәм алды кичендә Актанышның "Агыйдел" филармониясенең тамашалар залында хәтта ки "алма төшәрлек урын юк иде". Биредә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур концерт программасы үтте. Аның барышында безнең иҗади төркем дә эшчәнлеген алып барды. Район башлыгы Энгель Фәттахов әйтмешли "Агыйдел" - Актанышыбызның йөзек кашы!". Хактан да шулай ул.
-
Актанышта район башлыгы кубогына шахмат турниры үтте(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бөек Җиңүнең 77нче язын каршы алырга җыенган мизгелләрдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кубогына шахмат турниры оештырылганы хакында хәбәр иткән идек. Бүгенге шимбә кичендә, Балалар иҗат үзәгенең тамаша залында җиңүчеләрне, бу шахмат ярышының ветераннарын бүләкләү узды. Дулкынландыргыч та, күңелле дә тантана муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев катнашында булды.
-
Нур Баян исемендәге фестивальдән истәлекле фото
Безнең "РАЙОН СУЛЫШЫ" фотопроектының чираттагы шимбә чыгарылышы. Әлеге рубрика Актаныш архив бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.
-
"Ромашка"да - төбәк семинары
Бүген Актаныш районының “Ромашка” балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төбәк семинары үтте. Аның эшендә ут күршеләр - Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары һәм директорлары, мәгариф идарәсе методистлары катнашты.
-
ЯМЬЛЕ ЯЗГЫ КИЧТӘ: 2нче мәктәптән - "Баш куям тезләреңә"(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Театр сәнгатен сөюче галиҗәнап тамашачылар инде берничә ай дәвамында берсеннән-берсе уңышлырак спектакльләр карый. Бүген Актаныш 2нче урта мәктәбе коллективы танылган якташыбыз, күренекле каләм остасы Айгөл ханым Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" драмасын тәкъдим итте. Актаныш муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева тамашадан соң фикерләрен җиткерде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:Күркәм уңышларыгыз белән, коллегабыз!
“Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ” җитәкчесенең “Актаныш-FM” радиотапшырулары буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова – ел саен республика күләмендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелә торган энергия эффектлылыгы һәм энергиягә сак караш конкурсының “Энергоэффективность и энергосбережение” номинациясендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Дипломга лаек булды.
-
Батырлыкка баш иябез һәрчак, мәңгеләштерәбез
Бүген Актанышның РТС ягы өлешендә Чечен Республикасында барган хәрәкәтләрдә катнашкан яугир, райондашыбыз Илнар Шәмсиевның якты истәлегенә тактаташ ачылды.
-
Илгә санкцияләр кертелгәндә ярдәм чаралары
Россия Федерациясе территориясендә, санкция шартларында, кече һәм урта эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә һәм физик затларга нинди ярдәм итү чаралары күрелә?