ТИЗДӘН: Сез цифрлы телевидениегә күчәргә әзерме?
Җәй башында Татарстан цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак.
Гади тел белән әйткәндә, әгәр сез бүгенге көндә телевизорны өй яки урамга көйләнгән антенна аша карыйсыз икән, 3 нче июннән әлеге мөмкинлек бетәчәк. Күңелсез хәлдә калмас өчен алдан хәстәрен күрергә тәкъдим итәбез.
Заманча яссы телевизорларның күбесендә цифр сигналын алырга сәләтле DVB-T2 стандарт тапшыру сигналы кулланыла. Цифрлы телевидение өчен кирәк җайланмалар үзенә урнаштырылган була (гадәттә бу 2013 елдан соң чыккан телевизорларда күзәтелә). Аларга антенна гына тоташтырасы. Әгәр инде техникагыз иске булса, DVB-T2 сигналын алучы махсус ресивер (приставка) һәм ДМВ-диапозонлы антенна сатып алу шарт.
Махсус приставкалар көнкүреш техника саткан бар кибетләрдә дә сатуга куелган. Бәя буенча 700 сумнан башлап 2000 сумга кадәр алар. Тик кыйммәтерәге яхшырак дигән сүз түгел. Әгәр дә инде сезгә бары тик телевизор карау өчен генә кирәк икән, ике дә уйламый очсызырагын сайласагыз була. Ә антеннага килгәндә, аның күәтлеген телебашня белән сезнең йорт арасындагы ераклыкны исәпләп алырга кирәк.
Әгәр бу башня өегездән 5 чакрым ераклыкта һәм әлеге аралыкта җитди киртәләр юк икән, цифрлы сигналны тоту өчен гадәти бүлмә антеннасы да җитәчәк. Бу очракта күәтлерәк булсын дип көчле антенна куйсагыз ул кире эффект бирәчәк. Ягъни сигнал начар булачак.
Ераклык 20 чакрымга кадәр булганда, куәтлерәк, ләкин көчәйткечсез антенна кирәк булачак. Ә 20-60 чакрым ераклыкта урнашканда көчәйткечле антенна алсагыз кулайрак.
Яңа, заманча яссы DVB-T2 сигналын тотарга сәләтле телевизор булган очракта, антеннаны тоташтыргач бары тик пульттагы автоматик каналларны көйләү төймәсенә басарга кирәк. Телевизор үзе табып бирәчәк. Әгәр сезнең иске төр телевизор икән, аңа башта приставканы һәм антеннаны тоташтыру шарт. Махсус кабельләр җайланма белән бергә сатыла. Ничек тоташтырырга икәнен сату ноктасыннан да белешергә була. Антеннаны тоташтырып, приставканы кушканнан соң, андагы “автоматик эзләү” төймәсенә басарга кирәк. Шул ук вакытта телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң приставка булган каналларны эзләп табачак һәм сез цифрлы телевидение карый алачаксыз.
Сорауларыгыз булса, 8−800−220−20−02 телефоны аша цифрлы телевидениенең кайнар линиясенә шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев