Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Юка бозга чыккан өчен 34 кешегә штраф салганнар

Бозга калынлыгы 7 см булган очракта гына керергә ярый.

«Хәзер сулыклардагы боз юка, анда керергә ярамый. Сулыкларның күп урыннарында су юдырткан чокырлар бар. Боз астына төшеп китүнең ике очрагы теркәлгән, берсе фаҗига белән тәмамланган», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында иминлек бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова.

Спикер искәрткәнчә, бозга калынлыгы 7 см булган очракта гына керергә ярый. Кагыйдәләрне бозучыларга 2 мең сум штраф яный.

Чыганак: "Татар-информ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев