Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Үзара салым ярдәмендә җирлектә шактый үзгәрешләр кертергә була

Үзара салым ярдәмендә җирлектә шактый үзгәрешләр кертергә булуын халык яхшы аңлый. Чөнки әлеге программа ярдәмендә бихисап кына эшләр башкарыла, район җирлегенең көнкүреше тагы да уңайлана, матур үзгәрешләр пәйда була!

Җитәкчеләр һәр тиен өчен исәп тотачак 
Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә ун елдан артык элек кертелгәне мәгълүм. Үзара салым – җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән елга бер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нинди эшләргә тотылачагын җирле халык үзе хәл итә. Ә муниципаль берәмлек башлыгы халык алдында сарыф ителгән һәр тиен өчен исәп тотарга тиеш.
Бүген инде үзара салымны тапшырып бетерергә санаулы көннәр калып килә. Быел район үзәгендә һәр кешедән 750 сум күләмендә җыелганы билгеле. Әлбәттә, каршы чыгучылар, битараф калучылар да булды. Әлеге түләүне кыйммәт диючеләр дә бар. Бу азмы, әллә күпме? Әлеге сорауга җавап бирер өчен узган ел саннарына күзәтеп алу мөмкин.

2021 елда нәрсәләр эшләнде?
2021 елда Актанышта бер кешегә туры килгән үзара салым 500 сум тәшкил итте. Ул 7315 кешедән җыелырга тиеш иде. Сугыш ветераннары (сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар), студентлар һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәрдән әлеге акчалар җыелмаганны исәпкә алсаң, киләчәкне билгеләүдә 5488 кеше катнашты һәм 2 744 000 сум акча җыелды. Дәүләт тарафыннан дүрт тапкырга арттырылып 13 720 000 сум булып кайтты ул. Ел дәвамында әлеге акчаларга тротуарлар ясалды, урам араларына ком-таш түшәлде, балалар мәйданчыклары, урам күрсәткечләре куелды, мәктәп яннары төзекләндерелде һәм шактый таушалган (1973 елларда ясалган) үзәк су юлын яңарту башланды. Әле санамаган вак эшләр дә күп. Хәер, башкарасылары да җитәрлек.

2022 елда күпме җыелачак?
Агымдагы елда һәрбер райондашыбыз битараф калмый үзара салымда катнашса, җыелган акчалар дәүләттән 25 млн сум булып әйләнеп кайтачак. Бу–район үзәген төзекләндерергә, юл-су мәсьәләсен хәл итәргә яхшы нигез. Әле киләчәктә андый мөмкинлек буламы-юкмы - билгесез. Чөнки, мисал өчен, шәһәр булып саналган Минзәләдә җыелган суммалар икегә генә тапкырланачак. Башка кечкенә һәм зур шәһәрләрне дә шушы көтә. Тора-бара әлеге яңалык авыл җирлекләренә дә керергә мөмкин. Дәүләт биргән мөмкинлектән тулысы белән файдаланып калырга кирәк.

750 сум азмы, әллә күпме?
Инде сүз башына кайтып, "750 сум азмы, әллә күпме?" дигән сорауга җавап кирәктер. Дөрес, күпләр өчен зур тоелыр бәлки. Әмма шул ук күршеләребезгә күз салсаң, Мөслимдә инде күптәннән 1 мең сум җыялар, Минзәләдә безнең чама. 

Актаныш авыл җирлегендә 
2022 елга үзара салым җыюны фаразласак:7353 кеше- сайлаучылар. Шуның эченнән:465 кеше- льготалы(сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар-101, 1 енче төркем инвалидлар-364), 6888 кеше х 750 сумнан = 5 166 000 сум жыясы, 5 166 000 х 4=20 664 000 сум ( республика бюджетыннан артып кайткан акча), 5 166 000+ 20 664 000= 25 830 000 сум (барысы).

Актаныш районының күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына саллы гына эш башкарылганы ачыктан-ачык күренә. Саный китсәң эшләнгән эшләр бик күп, чишмә территорияләре, авыл зиратлары төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм төзелә, урам утлары алыштырыла, балалар уен мәйданчыклары төзелә. Алдагы елда да әлеге үз салым программасы финанслары райондашларның яшәеш шартларын тагы да яхшыртуга зур этәргеч булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым Актаныш Актаныш районы Район сулышы Актаныш яңалыклары Районыбыз сулышы