17 март 2025 яңалыклары
-
Бүгеннән Агыйдел елгасы аша боз кичүе ябык!
Бүген Агыйдел елгасы аша боз кичүе ябылды.
-
Һәрвакыт йокы килә... Язгы авитаминоз белән ничек көрәшергә?
Бездән сезгә – берничә киңәш!
-
Салкынга чыдам чәчәкләрне утырта башлар чак җитә
Март - бакча эшләре актив башлана торган чор. Теплицаны карарга, корткычлардан саклау чаралары күрә башларга, үсентеләрне аерып утыртырга вакыт җитте.
-
Татарстанда быелгы Сабантуй көннәре билгеләнде
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә Сабантуй һәм Каравон бәйрәмнәрен үткәрү даталарын раслады.
-
Уразада ничек тукланырга?
Изге ураза аеның экваторын уздык. Калган яртысын да җиңеллек белән үткәрергә язсын! Бу чорны организмга авырлык китермичә, җиңел генә уздыру өчен әлеге кагыйдәләр сезгә ярдәмгә килер.
-
Язгы каникуллар исән-имин, хәвеф- хәтәрсез узсын!
Тиздән мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана, һәм әлбәттә инде, балаларның буш вакыты күбрәк булачак. Балаларның ял вакытын исән-сау, тәртипле, файдалы үткәрүен тәэмин итү- укытучыларның, район җитәкчеләренең һәм ата-аналарның төп максаты.
-
«Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбленең иҗаты Россия күләмендә бәяләнде
Актаныш районының «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбле «Халык моңнары» XV Бөтенроссия конкурсында лауреат булды.
-
Казанда Гөлүсә Закированың «Энекәш» повесте тәкъдим ителә
Әсәрдә авыл егете Әмир Фазыловның (позывное «Физик») махсус хәрби операциядә күргәннәре, дусларын югалтулар, яраланулар, эчке кичерешләре бәян ителә.
-
МХОда һәлак булган райондашыбызның әнисе Надилә Шәңгәрәева: Тизрәк тынычлык урнашсын дип дога кылам!
Актанышның РТС бистәсендә яшәүче Надилә Шәңгәрәева кайгы баскан иңнәрен төз тотарга тырышып бәйрәм тамашасын карый. Туган илебез мәнфәгатьләрен яклап кулларына корал алган солдатларга, аларның гаиләләренә, бигрәк тә әниләренә рәхмәт сүзләре яңгыраганда күзләренә мөлдерәп ачы да, тозлы да яшьләр тула. Батыр улы- төпчек улы Ленар Шәңгәрәев күптән түгел махсус хәрби операциядә һәлак булды. Надилә апа 8 март бәйрәменә багышланган республикакүләм чарада утырганда улының бар тормыш юлын күздән кичерде.
-
18 мартта Путин һәм Трампның телефон аша сөйләшүе планлаштырыла
Иртәгә, 18 мартта Россия президенты Владимир Путин белән АКШ президенты Дональд Трампның телефон аша сөйләшүе планлаштырыла.
-
Актаныш волейболчылары «Татарстан-Яңа гасыр» призын отты
«Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына узган волейбол ярышында Актаныш районы командасы 1 урын алды.
-
«Изге Болгар җыены» KazanForum 2025 икътисади форумының мәдәни программасын төгәлли
Быелның 18 маенда Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узачак. Бәйрәм XVI «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтә һәм аны тәмамлый, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Быелгы җәйдә 57 квартал юлын яңадан салачаклар
Актаныш район үзәге белән 57 нче бистәне тоташтыручы Салих Хөснияров урамыннан йөрүчеләр юлның бик тә аяныч хәлдә булуын турында төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәләр. Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев райондашларны сабырлык күрсәтергә чакыра, юллар кипшерүгә чокыр ремонты булачак, җәй уртасында юлны яңадан салачакбыз, дип вәгъдә итә.
-
Аеш авылына сыерчыклар кайттылар!
Быелгы язлар барыбызны да шаккаттырып, бик иртәләп, шаулап-гөрләп, җиһанга аяк басты. Сыерчыклар да озак көттермәде, туган-үскән якларына сагынып кайтып та җиттеләр.
-
Для поддержки семей, воспитывающих детей с инвалидностью, и семей с детьми, находящихся в трудной жизненной ситуации или социально опасном положении объявлен грантовый конкурс «Центры новых возможностей – 2025».
Участниками Конкурса могут стать государственные и муниципальные учреждения, а также некоммерческие организации, общественные объединения, государственно-общественные и общественно-государственные объединения.