Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

«Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбленең иҗаты Россия күләмендә бәяләнде

Актаныш районының «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбле «Халык моңнары» XV Бөтенроссия конкурсында лауреат булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге татар Дәүләт филармониясе халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары арасында «Халык моңнары» дип аталган XV Бөтенроссия конкурсы оештырды.

Әлеге дәрәҗәле бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән- Мәскәү, Чиләбе, Грозный, Чебоксар һәм башка шәһәрләр артистлары белән безнең Актаныш районының «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбле дә беренчелек өчен ярышты.

Һәм призлы урыннарның берсен- мактаулы III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләүче ансамбльнең җитәкчесе- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Инсаф Хәбибуллин.

Сәнгать осталарына чын күңелдән югары күрсәткечләре уңаеннан котлауларыбызны юллыйбыз. Киләчәктә Актаныш, Агыйдел моңнарын ерак-еракларга таратып, халкыбызны матурлыкка өндәргә язсын! 

Фотолар 8 Март, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанадан. «Яшьлек» яшьләр үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев