Актаныш

11 апрель 2012 яңалыклары

  • 11 апрель 2012 - 05:14
    Такталачык фермасында кичке савымда
    9 апрель көнне Такталачык авылы фермасына кичке савым вакытына туры китереп юл алдык. Ни өчен дигәндә, "Таң" хуҗалыгы узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөтне 133 процентка артыграк сата. Көнлек савым 9838 килограмм савылган, 9532 килограммы 3,8 процент майлылык белән суытып сатылган. Сөтне "Алабуга сөте" ачык акционерлык җәмгыятенә саталар. Ел...
    358
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 05:05
    Яшел чәйгә анализ... яки тыштан ялтырый, эчтән калтырый
    Беркем дә үз теләге белән хастаханә ишеген атлап керми. Нужа бабай йөртә адәм баласын, шул нужа бабай көнозын табиблар кабинеты төбен сакларга да мәҗбүр итә. Табиблар йөрәгенә юл - ... Әле кабинет төбен саклап та, тиешле табибына кабул итүгә эләгә алса - мең тапкыр шөкер кыла кеше дигәнең. Анысы өчен...
    529
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 04:55
    Лотерея уйнатылды
    6 апрель көнне мөхәррият бинасында лотерея уйнатылды. Барысы 570 абунәче әлеге уенда бәхетен сынап карады. Менә кемнәр алар - җиңүчеләр: Флүсә Хаҗиева (Актаныш) - чәй кашыклары җыелмасы. Дифинур Зарипова (Шәрип) - чәй чынаяклары. Айгөл Вәлиева (Михайловка) - чәйнек. Тимершәех Сибгатуллин (Актаныш, Юбилей ур.,) - пычаклар җыелмасы. Сәүдә Гәрәева (Тат.Ямалы) -...
    256
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 04:51
    Таныклыгыгызда хата киткәнме? Судка мөрәҗәгать итегез
    Кеше тормышындагы мөһим вакыйгалар - туу көнен теркәүдән башлап- теге яки бу төр таныклык белән теркәлеп бара. Аларның күпчелеге хокук билгеләүче булып санала. Ләкин кулларына таныклык (документ) алганда гражданнар анда үзләренең исем-фамилияләре, туган еллары дөрес язылганмы-юкмы икәненә игътибар итеп тормыйлар. Яңадан нәкъ шул таныклыктагы хаталар, ягъни исем-фамилиясе, яки атасының исеме...
    341
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 04:41
    Красноярскидан телне өйрәнергә килдем
    Мин Красноярск шәһәрендә туып үстем, бүгенге көнгә кадәр шушы шәһәрдә яшәдем. Ә Актанышка мин ана телемне бик-бик яратканга һәм татар телен тагын да яхшырак өйрәнергә дип килдем. Гимназия турында интернеттан укып белдем. Ана телемне, аның әдәби мирасын тирәнтен үзләштерү минем күптәнге хыялым иде. Үзебезнең Красноярск шәһәрендә бу теләкне тормышка ашыру...
    466
    0
    0