Актаныш

1 октябрь 2012 яңалыклары

  • 1 октябрь 2012 - 06:29
    Атналык хәбәрләр
  • 1 октябрь 2012 - 06:27
    1-10 октябрь – өлкәннәр ункөнлеге
    Ункөнлек уңаеннан үтәчәк чаралар планы. 1.Хуҗалык, оешма-предприятие һәм мәктәпләр катнашында Актанышта, аскы Актанышта, Пучыда ярминкә үткәрү - 1 октябрь. 2. Ялгыз һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең тормыш шартларын өйрәнү, өйләрендә булу. Урын өстендә ятучы өлкәннәргә медицина каравы үткәрү өчен табибларның урыннарга чыгуын оештыру-1-10 октябрь. 3. Җирлекләрдә эшләп килүче ветераннар оешмалары...
  • 1 октябрь 2012 - 06:25
    “Мәрхәмәтле телефон“
    Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Мәрхәмәтле телефон" республика хәйрия акциясе старт алачак. Игелек үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе каравында булган, өендә элемтә чарасы булмаган ялгыз өлкәннәргә әлеге чарада кәрәзле телефон бүләк итү күздә тотыла. Акция төрле оешмалар, шәхси кешеләр ярдәме аша башкарылачак. Телефонда бер "төймә" махсус рәвештә көйләнгән, аңа басу...
  • 1 октябрь 2012 - 06:25
    1 млн.476,9 мең кв. метр торак тапшырылган
    21 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 1 млн.476,9 мең кв. метр торак тапшырылган, бу еллык планның 59,6 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Бу вакытка районда торак төзеп тапшыру планы 78,2...
  • 1 октябрь 2012 - 06:24
    28 сентябрь– Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне
    Районда ел башыннан шушы көнгә кадәр 106 кеше хайваннар тешләүдән зыян күреп, хастаханәгә мөрәҗәгать итте. Тат.Ямалы авылында эт, Теләкәй фермасында колхоз бозавында котыру авыруы лаборатория анализлары белән расланды. Котыру авыруының яшерен чоры кешеләрдә 30 көннән алып 90 көнгә кадәр дәвам итә. Кешенең кайчан авырый башлавы тешләү урынына, тешләгән хайванның, җәнлекнең...
  • 1 октябрь 2012 - 06:23
    Сак булыгыз!
    13 сентябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә билгесез хатын-кыз, социаль хезмәткәр исеменнән, 1930 елгы әбинең, яңа акча купюраларына алыштырам дип, 2000 сум ялган акча калдырып чыгып китә. Шул ук көнне билгесез хатын-кыз, үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 1933 елгы әбинең иске акчаларын яңага алыштырам дип, 400000 сум...
  • 1 октябрь 2012 - 06:22
    Күрә белик көзнең гүзәллеген
    Көз! Һәр тарафта үзгәреш. Күк йөзен әледән-әле болыт каплый, бер ара ялтырап кояш чыга. Халык белми әйтмәгән: көз ае сабый бала кебек- бер елый да, бер көлә. Җилләре дә үзгә көзнең: кырыс, салкын. Көз- тынлык ае. Сандугач тавышы тына, күкеләр дә өзгәләнеп баласын эзләми. Тукран гына һаман хезмәттә. Көз- муллык...
  • 1 октябрь 2012 - 06:21
    Хөрмәтле өлкәннәребез!
    Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Район тарихында, тормышыбызда җуелмас җәүһәрләребез сез безнең. Бүген дә куйган хезмәтегез, яшәү рәвешегез, балалар, оныклар тәрбияләүдә көндәлек тынгысыз хезмәтегез, төпле киңәшләрегез үз-үзебезне, үз йөзебезне, милләтебезне саклап калуда, яшәтүдә, лаеклы үстерүдә безгә терәк һәм кирәк. Сездәге сабырлык, тормышка мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәммәбез өчен...