Актаныш

27 декабрь 2012 яңалыклары

  • 27 декабрь 2012 - 06:27
    Районда бәйрәм чаралары
    29 декабрь. 10.15 сәг. Каз ярминкәсе. 10.30 сәг. Авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе. Сценарийлар белән чыгыш ясау. Бүләкләү. Авыл җирлекләренең тематик һәм сәнгатьле бизәлешенә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү. Шәхси хуҗалыкларның тематик һәм сәнгатьле бизәлешенә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү. Боздан фигуралар конкурсына нәтиҗә ясау һәм бүләкләү. 30 декабрь. 10.00 сәг. Оешма-предприятиеләрнең...
  • 27 декабрь 2012 - 06:19
    “Таныштырырга рөхсәт итегез“
    Халык арасында полиция участок вәкилләренең дәрәҗәсен арттыру, хезмәт күрсәтә торган җирлектә хокук бозуларны профилактикалау максатында республика күләмендә "Таныштырырга рөхсәт итегез" акциясе үткәрелә. Акция 3 этапта уза: - 17-19 декабрь- башлангыч этап; - 30 декабрьдән 2013 елның 20 гыйнварына кадәр- төп этап; - 21 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр- йомгаклау этабы. Акция...
  • 27 декабрь 2012 - 06:18
    “Чыршы“ операциясе
    Энәле агачларны законсыз кисү, саклау, сату очракларын ачыклау, Россиянең башка регионнарыннан республикага законсыз рәвештә агач, такта ташуны кисәтү, булдырмау максатында 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр ТР Эчке эшләр һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары "Чыршы" дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрә. Чара барышында агач әзерләү, саклау урыннары, сатуның законлылыгы тикшереләчәк. Такта һәм энәле...
  • 27 декабрь 2012 - 06:17
    Төзүчеләрдән бүләк
    29 декабрьдә төзүчеләребез райондашларыбызга Яңа ел бүләге ясарга ниятлиләр: 9.00 сәгатьтә Тат.Суыксу авылында төзекләндерелгән амбулаторияне, 9.45 сәгатьтә Актаныш авылында ветераннар өчен төзелгән 30 фатирлы йортны, 10.00 сәгатьтә Актанышта нотариаль контораны файдалануга тапшыру тантаналары уздырылачак.
  • 27 декабрь 2012 - 06:16
    Машинаң газонда торса – 2000 сум, кәҗәң урамда йөрсә – 2000 сум
    Белмәдемнең башы авыртмыймы? - Белмәдем, мине кисәтмәделәр дә бит... - Бер тапкыр гына булды инде... - Нигә кеше аерасыз, күршемнең малы да йөрде бит шунда... - Миңа үчләшеп шулай эшлиләр... - Беренче төркем инвалид мин, даруга да күпме кирәк, 2000 сум каян алыйм, ничек җиткерим? Районның административ комиссиясе утырышы вакытында...
  • 27 декабрь 2012 - 06:16
    Искәндәр – Россия чемпионы
    Декабрь аеның тәүге көннәрендә башкалабызда милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды. "Көрәш" исеме астында оешкан әлеге чарада Россиянең 36 регионыннан 300гә якын спортчы көч сынады. Бу бәйгедә Татарстан данын яклап, республиканы беренчелеккә чыгаруда Актаныш батырларының да өлеше мулдан. Шуларның берсе-күп тапкырлар келәмдә җиңү яулаган Татарстан чемпионы, яшь баһадир Искәндәр Мортазин....
  • 27 декабрь 2012 - 06:15
    Кечкенә ярдәмебез
    Сыйныф җитәкчебез Дилара апа Исмакаева инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен әйберләр җыябыз дигәч, барыбыз да сөенеп ризалаштык. Мөмкинлегеннән чыгып, һәркем әйберләр алып килде. Берничә көн эчендә сумкабыз күчтәнәчләр белән шыплап тулды. Дәресләрдән соң сыйныфыбыз башлангыч сыйныфларда укучы инвалид балалар белән кичә үткәрде. Бергәләп уеннар уйнадык, концерт номерлары күрсәттек. Әлеге...