7 апрель 2015 яңалыклары
-
Ярминкәнең чираттагысы 26 апрель көнне үтәчәк
Ничек уйлыйсыз? Ярминкә оештыручыларга файдасы күбрәкме, әллә мәшәкатеме? Әйе, анда катнашып сату итүчеләргә табышы булмаса да, файдасы җитәрлек. Кайчан әле Мөслим, Актаныш авылларыннан килеп Минзәлә кешеләренә үз йортыңда җитештерелгән продукцияне сатар идең. Ә Әтрәкледә андый мөмкинлек тудырдылар. Әлегә ул айга бер тапкыр булачак. "Заиковский" хуҗалыгы инвесторы Радик Фәттахов алга таба...
-
Салым декларацияләре: вакытында тапшырырга онытма
Татарстанда гомер итүчеләр салым мөнәсәбәтләре өлкәсендә шактый намуслы булулары белән аерылып тора. Хәзерге вакытта республикада физик затлар кеременә салым түләүдән качып йөрүче татарстанлылар юк диярлек... Бу турыда Татарстанның Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанның салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Әлеге очрашу физик затлар кеременә салым мәсьәләләренә багышланган...
-
Актанышта санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде
Язгы кояш кышкы җавапсызлыгыбыз өчен битне кызартмасмы: кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп-чар баш калкытты. Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитте. Республикада, шул исәптән Актанышта да санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Икеайлык дәвамында өмәләр оештырылачак. Аның шарты буенча һәр кеше үзе...
-
10-12 апрель көннәрендә " Лачын" боз- спорт сараена рәхим итегез!
10-12 апрель көннәрендә " Лачын" боз- спорт сараенда 2005 елгы яшусмерләр арасында хоккей буенча турнир оештырыла. Космонавтика көненә багышланган әлеге турнирда Уфа, Пермь, Кирово- Чепецк, Казан, Бөгелмә шәһәрләре командалары, шулай ук актанышлылар көч сынашыр дип көтелә. Уеннарны ачу тантанасы 10 апрель 15.20 сәгатькә тәгаенләнгән. 12 апрель көнне турнирга нәтиҗә ясалып,...